Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2023, 04:00

Үзенә ышанган кеше

Яшәү өчен көрәш башлана. Көн артыннан көн уза, тик яхшы якка түгел. Медицина бу авыруны җиңәргә көчсез. Күңелне тетрәтерлек көн аяусыз якыная. Аңын югалткан Русланның хәле начарлана.

Үзенә ышанган кеше
Үзенә ышанган кеше


Һәм менә ул коточкыч көн. Коронавирусның котырган чагы. Халык арасында эшләгәч, бу билгесез афәт Русланга да килеп тия. Атаклы табиблар саклый Русланны. Илшат Уфаның күренекле врачларын эшкә куша. Яшәү өчен көрәш башлана. Көн артыннан көн уза, тик яхшы якка түгел. Медицина бу авыруны җиңәргә көчсез. Күңелне тетрәтерлек көн аяусыз якыная. Аңын югалткан Русланның хәле начарлана. Бу минутларны кичергәннәр үзләре генә беләдер...
  Менә шулай ул бу тормышта. 1921 елның19нчы сентябрендә Руслан бакыйлыкка күчә. Бу хәбәр гаиләсен, туганнарын, күп сандагы дусларын тетрәндерә. Кеше ышанмаслык хәл. Яши генә башлаган яшь җан арабыздан китте. Балалары өчен беренче ярдәмче, күңел кошы сүнде. Сөекле кешеләрен югалттылар. Мондый вакытта әни кешенең өзгәләнгәнен күрсәгез иде. Кадерлесенә үзенең җанын бирергә дә әзер булгандыр. Нишләргә? Бу авыр минутларны үткәрергә нинди көчләр табарга соң?
Русланы чиргә юлыкканда ана күңеле нидер булачагын сизгәндәй шикләнеп торды. Йөрәгенә урын таба ала алмады. Кайвакытта котылгысызлык халәтенең төрле стадияләрен узасың. Ходай кодрәте белән . Якыннарының берсе булган  улының табуты кырында тәүлек буе басып тора Флидә. Ирексездән һәркем үз-үзенә сорау бирер: "Әни булу җиңелме?"

Мәрхүмнең җеназасына меңләгән  мәрхәмәтле затлар, дуслары, танышлары килделәр. Рухы көчлеләрне дә сындыра бу тормыш. Русланның мәңгелеккә киткәненә берничә көн үтүгә Флидәнең үзендә дә шул чирне ачыклыйлар. Бәла ялгыз йөреми. Галләмшиннар гаиләсенә Русланның вафатыннан соң нәкъ 20 көн дигәндә Флидә туганнарын, дусларын кайгыга сала.  Нәсел тамырын тотып торучы фанилыкны ташлап китә. Бу хәсрәт, күтәрә алмаслык кайгы белән  тату, тырыш, бердәм гаиләне икенчегә сыный. Бәндәләрнең язмышын Раббыбыз үзе генә белә...
    Кадерле кешең  турында күп язып, сөйләп бетереп булмый. Күз алдына үзе килеп баса. Балалар үсте, аларның бәхетле көннәрен күрәсе, куанасы бар иде. Төштәге кебек югалды, күңел ышанмый, йөрәк сагына. Ул башлаган эшне дәвам итәргә тырышалар якыннары. Алар башкарган эшләр күләме соклану хисе тудыра. Без язмыш кулында уенчык кына шул. Ходай шулай кушкан бит...
 Килү, яшәү, китү
Кабыну , яну , сүнү
Әйтерсең лә  утлы, утлы  күмерләр.
Без бу җирнең бары, бары  кунаклары.
 Әй кыска, кыска шул гомерләр...

Xәнис XАҖИМОВ.

Автор:
Читайте нас: