Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2023, 04:00

Үзенә ышанган кеше

“Флидә әни минем әнием булды. Мине сорап баргач  "балакаем, мин синең әниең булырмын. Кулымнан килгән кадәр ярдәмләшербез” диде һәм сүзендә торды.

Үзенә ышанган кеше
Үзенә ышанган кеше


Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан, ди халкыбыз. 1985елда инде ишле  гаилә шәхси йорт төзүне тәмамладылар. Рудаль дөм ышанычлы адым ясады, 10чы сыйныфны тәмамлагач гаилә корды. Көмьязы кызы Илмирага өйләнеп Санкт Петербургка юнәлде. Язмышы шунда булгандыр инде. Бәхетен шунда тапты.  Башкала кешесе булып яши. Туган якны сагынып кайтып йөри. Зур заводта алдынгы эшче. Руслан  өйләнгә кадәр, Себер якларында эшләп алды. Аннары туган авылга кайта. Үзеңне эзләү һәркемгә хас. Аннары никах вакыты да җиткән. Бу көннәр турында Эльмира дулкынланып сөйли: “Флидә әни минем әнием булды. Мине сорап баргач  "балакаем, мин синең әниең булырмын. Кулымнан килгән кадәр ярдәмләшербез” диде һәм сүзендә торды. Инде сиксәнгә җиткән, кешелекле Хәлимулла әти бүген кабатлый: “Эльмираны  без бик яраттык. Уңган, булдыклы, дөньяның ачысын тоеп үскән кызыбыз булды ул безгә. “Кызым” , “Эльмира  балам”    дип эндәшә идек без аңа. Ул да безне бик ихтирам итте. Ходай безгә кыз бала бүләк итмәгән иде. Эльмира безгә кызыбыз булды.
  Тормышта ышанычлы терәгебез ул.
Туган як үзенә тарткандыр. Бик матур тормыш корып җибәрделәр яшьләр. Руслан замана җилләренә ияреп эшкуарлык белән шөгыльләнә башлады. Йорт салды, шуның кырына гына автосервис ачып җибәрде. Үзе махсус белем алды. Уйлары мулдан иде. Автоэлектрик, программалаштыру механизмнарын өйрәнде. Кая тотынса шуңа кулы бара иде. 3-4 кеше-мастер белән эшне  башлап җибәрде. Эшнең үзенчәлеге автомагазин ачарга мәҗбүр итте. Сервис юл буенда гына, клиентлар күп. Дөньялар җайланып китте сыман. Яшь егетләр эшкә килде. Клиентлар канәгать. Улы Рөстәм нефть институтын тәмамлады, тагын да укырга теләге бар. Укымышлы кешеләр кирәк илгә. Барысы да имин  булыр кебек иде.  Сөекле кызлары  Эльвина университетка укырга керде.

Хәнис Хаҗимов.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: