Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2023, 04:00

Үзенә ышанган кеше

"Сдача" вакытында тулы коллектив эшли. Менә шунда Флидәнең нинди уңган, булдыклы икәнен күрдек.

Үзенә ышанган кеше
Үзенә ышанган кеше

Тучыбайда, Югары Кансөярдә. Анда да без барабыз. "Сдача" вакытында тулы коллектив эшли. Менә шунда Флидәнең нинди уңган, булдыклы икәнен күрдек. Ир хатыны, өч бала әнисе. Барысына да өлгерә. Аның бит үз хезмәте бар. 167 кешегә хезмәт хакы  хисаплап чыгара, аны республика органнарына җибәрәбез. Аңа мөрәҗәгать иткән һәрбер эшче аңлап, ул тынычланып чыгып китә иде. Һөнәри осталык шул була инде.  Бик төгәл бухгалтер иде. Тыныч кына үз эшен җиренә җиткереп башкара. Хуҗалар алышынып тора, Флидәнең эшенә шелтәләү, үпкә белдерү  юк. Шулай булмаса бер урында 45 ел эшли алмас иде. Озак еллар Флидә колхоз-ара механикалаштырылган төзелеш оешмасының башлангыч партия оешмасы секретаре булды. Коммунистлар аның эшеннән канәгать булдылар“.
1979нчыда Илшат туды. Гаилә хәзер зур. Илшат сөйли: “Назда, яратуда үскән бала мин. Абыйлар кырысрак булгач, әни бөтен назын миңа биргәндер. Шулай “әни” малае булып үстем. Әни эшкә киткәч, тормышның төсләре югала. Ул кайтып кергәч дөнья яктырып китә. Шулкадәр рәхәт.  Йөрәгемдә якты кояш булып калды әни”. Болары соңрак. Инде үсеп җиткәч Илшат  Уфа кооператив техникумын уңышлы тәмамлый һәм  райпотребсоюз идарлегенең рәис урынбасары булып тәгаенләнә. Җитәкче Рәлиф Абраров Илшатның эшеннән бик канәгать. Илшат, гомумән, тырыш, булдыклы егет булды. Райпотребсоюз рәисенең сәүдә эшләре буенча урынбасары итеп тәгаенләнде. Ә моңа ышанычлы нигез бар иде. Эшкә тиз төшенеп алды. Базар мөнәсәбәтләре көндәлектә үз урынын ала. Ничек булса 30нчы елларда оештырылган  системаны саклап калырга иде.  Бу мөһим эштә теләсә кем эшли алмас та иде. Илшат бик энергияле, дөрес юнәлештә эшне оештыра белде. Яшь алыпсатарлар белән конкуренция кем җиңәрдән барды. Илшатны инициативалы эшкуар икәнен халык күрде  инде. Шуны онытмыйк, һәр  уңган кешенең артында хатыны тора.

Хәнис Хаҗимов.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: