Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2023, 11:48

Үзенә ышанган кеше

Мәктәптә эшләрнең ничек барганын Флидә тикшереп, укытучылар белән киңәшләшеп тора...

Үзенә ышанган кеше
Үзенә ышанган кеше

Гаиләдә бер-берсен аңлаган, уртак максатларга омтылган кешеләргә күпкә җиңел. 1968нче елда беренче бала туа. Гаилә өчен дә, туган- тумалар өчен дә иң кадерлесе була.  Рудаль яшьләр тормышына  көтелмәгән импульс бирә. Кечкенәдән сәләтле була ул. Тәвәккәл, теле тиз ачылды. Күршеләр аны яраттылар. Тәмле телле бала. Кем яратмас андыйларны. Аталары эшкә китә. Бер ялгызы өйдә ята аларның кайтканын көтеп. Менә шул заманнан ук килгәндер аңа үзаллылык. Шуграк, тәвәккәл иде ул.  Мәктәптә эшләрнең ничек барганын Флидә тикшереп, укытучылар белән киңәшләшеп тора. Мәктәп белән гаилә бергә эшләсәләр генә уку нәтиҗәле була. Алга китеп шуны әйтик. Галләмшиннар тырышып укыдылар, тәртипләре дә үрнәкле булды.  Егетләр әтиләренең беренче ярдәмчеләре булып, эшкә өйрәнеп үстеләр.Горурланырга була—Совет Армия сафларында хезмәт итеп кайтты Рудаль. Үсеп, ныгып, матурланып киткән. 1972нче  елда Руслан туды. Гаиләдә сабый тавышы яңгырау үзе бер симфония бит ул. Тоташ ике егет. Нинди шатлык ата кешегә. Мәктәпне тәмамлагач, егетләр кооператив техникумын тәмамладылар. Руслан кооперация буенча белем алды. Озак еллар колхоз-ара механикалаштырылган төзелеш идарәсенең баш бухгалтеры булып эшләгән Анфиса Сахиповага сүз бирәбез: “Мин бу вазифага килгәч тә Флидәне үземнең урынбасар урынына тәкъдим иттем. Тыныч холыклы, эшне яхшы белә, эшчеләр белән үзенең тиңдәшләре итеп сөйләшә.  Кешелекле. Ул вакытта йорт төзиләр иде. Үзаллы, акыллы балалар үстерә. Бер эштән дә чирканмас. Вагоны белән цемент кайта, без бухгалтерия хезмәткәрләре дип тормыйлар. Барыбыз да эш өчен янып яшәдек. Заманы шул иде. Казанцевога цемент кайта. Баржа белән. Без дә барабыз бушатырга. Ә Штәнде авылында эре мөгезле маллар өчен комплекста дәррәү эшли идек. Тизрәк объектны тапшырырга кирәк. Типовой мәктәп биналары төзеде МПМК.

Хәнис Хаҗимов.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: