Авыл халкы бергәләшеп зиратны җыештырды. Корыган, җәелеп үскән агачларны кисеп чыгардылар, территорияне чүп-чардан арындырдылар. Корыган үләнне чабып куйдылар. Халык эшкә дәррәү кушылды. саваплы эшне бергәләшеп тиз башкарып чыктылар. Имән авыл клубы хезмәткәре авыл халкының активлыгына сокланып, рәхмәт сүзләре юллады.