

Балтач районы "Гаилә" клубы психологлары "Романтик" яшьләр белән эшләү буенча белгеч Г. Сәгъдиева белән берлектә "Уңышлы эшкә урнашу" темасына түгәрәк өстәл үткәрделәр. "Гаилә" хезмәте психологы Ф. Гарифуллина үткәргән "Әкият геройлары һөнәре" тренингы аларга аеруча ошады. Балалар һәм яшүсмерләр белән һөнәри юнәлеш бирү эше үсүнең һәр этабында мөһим әһәмияткә ия, аларда һөнәр,белгечлек, һөнәр, эшкә урнашу һәм уңыш кебек төшенчәләр формалашырга тиеш. Бары тик ачык күзаллаулар белән генә тормышта конкрет максатлар куярга мөмкин.
Балалар өчен бу очрашу эзсез үтмәс. Киләчәктә яхшы һөнәр алырга этәргеч бирер. Дөрес киңәш тормышта бик кирәк. Үз юнәлешләрендә яхшы нәтиҗәгә ирешсеннәр.