"Әти белән эшкә" фоточелленджын хуплап Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучылары беренчеләрдән булып үз сүзен әйтте. Акциягә кушылу зур әһәмияткә ия. Ни дисәң дә әтиләренең эшенә барырга һәркемгә еш форсат тиеп тормый бит әле. Этиләрнең эше һәрчак күп. Ә мондый башлангычка кушылып һәркем баласын үз эше, һөнәре асылы белән таныштыра ала. Һөнәр сайларга бу акция этәргеч бирүенә иманым камил. Һәр бала үз әтисенә охшарга омтылучан бит.