Зур кастрюльгә (6 литрлыны алу җайлы) кабакны турап урнаштырабыз. Өстенә кабакны капларлык итеп су салабыз. Кайнап чыкканнан соң, 15 минут пешереп алырга кирәк.
Аннан соң суытып алыйк. 10 минут суынгач, блэндер белән изәбез. Шуңа 2 әфлисун суты салабыз, 250 грамм шикәр комы һәм 0,5 аш кашыгы лимон кислотасы, яки лимон согы-суты өстәргә кирәк була.. Яңадан кайнатып чыгарабыз. Аларны парлап алган банкаларга коеп ябарга кирәк.