Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2023, 16:56

Тучыбайда -"Йөрү көне"

Йөрү көне"  7нче октябрьдә барлык районнарда һәм шәһәрләрдә узды.

Тучыбайда  -"Йөрү көне"
Тучыбайда -"Йөрү көне"

Тучубай урта  мәктәбе укучылары иң зур спорт — массакүләм чарага багышланган "Йөрү көне" н уздырдылар. Ул 7нче октябрьдә барлык районнарда һәм шәһәрләрдә узды. Әлеге чараның максаты-физик активлыкның иң уңайлы төре буларак йөрү популярлаштыру, шулай ук физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Мәктәп укучылары йөрүнең файдасы, аның кеше организмына тәэсире белән таныштылар.  Күңелле  чарада  спорт мәйданчыгы юлларында җәяү йөрделәр.  «Җәяү йөрү — озак яшәү " дигән мәкальнең дөреслегенә инандылар."Барлык катнашучыларга да яхшы кәеф бүләк итте бу. Спорт белән шөгыльләнгәннәр яңа офыклар ача. Сәламәт булыгыз!



Тучыбайда  -"Йөрү көне"
Тучыбайда -"Йөрү көне"
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: