Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2023, 15:15

Мәләвездән ханымның унбишенче сабые туган

Ул баласын Уфа бала тудыру йортында тапкан.

 

Нарасый "ашыгыбрак туган". Уфаның перинаталь үзәге медиклары җитлекми дөньяга килгән баланы үстереп бирү өчен көч салган. Хәзер инде малай үзенең өенә кайтырлык булып үскән. Гаиләдә Артем унбишенче бала ул.  Людмила һәм Андрей Старцевларның  өлкән балаларына 25 яшь тулган.
Ир Мәләвез шәһәренең иң зур сәнәгать предприятиеләренең берсендә көч сала. Старцевлар балаларын яхшы тәрбияли.  Гаиләләренә уңышлар телик. Сабый исән-имин үссен.

Башинформ

Автор:
Читайте нас: