Югары уку йортын тәмамлаган кызга Сәйтәккә кунакка килеп йөргән егет Риф Хәмәтнуров гашыйк була. Баксаң, башта әтисенең сеңелесе Маһирә Хәмәтнур кызы авылдаш “кечкенә дә төш кенә сылуга”игътибар итәргә тәкъдим иткән икән. Берничә тапкыр очрашалар яшьләр. Кыю егет үзе яшәгән Куяды станциясенә кунакка чакыра. Яшьләр никах укытып, гаилә корып җибәрәләр. Фамилиясен үзгәртеп торырга кирәк бумый. Җайлы. Мәшәкатьләнмәскә.
Куядыда мәктәптә балаларны укытып хезмәт юлын башлый яшь белгеч. Ире кыскартылуга эләккәч гаилә Яңавыл районы Байгуҗа авылында яшиләр. Бераздан Балтач районы Иске Янбай авылына күченәләр. Әлегә кадәр торылмаган өйләрне җайлап яшәгән яшьләрнең уллары Илгиз туа. Кечкенә баланы үстерү өчен уңай шартлар турында ата-ана уйлана башлыйлар. Җае чыккач Хәмәтнуровлар район үзәгенә күченә. Ниһаять, гаиләгә фатир бирелә. Розалия Хәмәтнур кызы 87 санлы һөнәри-техник училищесында математикадан белем бирә башлый. Иртәнге сәгатьтән кичкә кадәр эш урыныннан бушый алмый. Риф Әхмәтхан улы ИПСта , соңыннан авыл хуҗалагы идарәсендә көч сала. Уллары һәм икенче кызлары Элена да балалар бакчасына йөри башлый. Ул чакта кичке сәгатьтә эштән чыккан ата-анага авыррак туры килә. Көмьязы авылыннан йөгереп кайткан әти кеше өлгерми, баланы китерергә чыккан тәрбиячене урамда очратуын бүген көлеп искә ала. Әле кызык, ә ул вакытта икегә бүленердәй эшләгән ата-анага читенрәк туры килә. Ә шулай да авырлык турында онытып, эшен яратып, икесе дә башкаралар. Икенче хатыны белән читкә китеп урнашкан әтисен туган авылына алып кайтып җирлиләр. Янә тетрәндергеч югалтулар була гаиләдә. Кияүләре фаҗигале вафат була, энеләре Рәмзи йөрәк өянәгеннән күзләрен мәңгелеккә йома. Ике ел элек кече энеләре Филат, тормыш иптәше белән коронавирус чиреннән үлеп китәләр. Югалтулар ярасыз булмый, әмма җан көче белән яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк.
Розалия Хәмәтнур кызы 1990нчы елда Иске Балтач авыл советына эшләр управляющие вазифасында эшкә тәгаенләнә. 2009нчы елда биредән лаеклы ялга туктый. 2010нчы елдан территориаль сайлау комиссиясе эшенә җәлеп ителә. Ул округ сайлау комиссиясенең секретаре вазифасын уңышлы башкара. Җитди эштә дистә елдан артык вакытта сынатмый.
Җәмәгать тормышта актив ул. Тормыш иптәше өздереп гармун уйнап тамашачы сөюен яуласа, Розалия Хәмәтнур кызы яшьли концертларда, спектакльләрдә катнаша. "Кодагыйлар", "Сөйдергеч бөтие", "Балакайларым" һәм башка спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Күптән түгел ана образын ачкан өчен акчалата бүләккә ия булуы район мәдәниятендә казанышларның берсе булды. Әнисе спектакльләрдә катнашканда кече яшьтән уйнаган тәҗрибәле артист булганга камилләшкән ул...
Xәмәтнуровлар ярты гасырдан артык гомер иткән үрнәкле пар. Уллары Илгиз, киленнәре Лима, кызлары Элена Нефтекама шәһәрендә яшиләр. Оныклары Регина Екатеринбургта юстиция университетының 3нче курс студенты. Газизләре яхшы хәбәрләре белән сөендерә.
Туганнары, кодагыйлары белән аралашып гомер итәләр. Җан кушуы буенча якын дуслары Динә Мостафина, Раушания Әхмәдуллина, Рәмилә Исламова, Рита Гайсина белән тыгыз аралашып яшиләр. "Гомер иткәндә таянычтай кешеләр бик кирәк. Менә коронавирус чоры гына кешеләр аралашуын бераз сүрәнәйтте кебек",—дип уйланулары белән уртаклаша Розалия Xәмәтнурова. Ул сынаулы чор артта калсын. Алда тик өметле киләчәк, тыныч тормыш көтсен. Бу хәзер олысы-яшенең иң изге теләге.