4 октябрьдән кискен суыту башлана. Көндез безнең төбәктә термометр баганасы - 5, 6 градус, төнлә 2, 3 градус суыкларны күрсәтәчәк. Ә беренче кырау нульгә кадәр, -1 градус 14-15 октябрьдә башланыр, дип фарызлана. Әмма октябрьдә көчле салкыннар булмый. Беренче кар октябрьнең 20сендә төшә дип юрыйлар. Гадәттә беренче кар бераздан эри ул. Димәк, җылытып алыр бераз. Ә аннан салкын һава торышын көт тә тор инде..