Чыгышы белән Начар авылыннан Эчке эшләр министрлыгы ветераны Альберт Кашапов үзенең күпьеллык хезмәт эшчәнлеген чагылдырган материаллар турында “Адымнар: минем тормыш тарихы” дип аталган китап нәшер итте.
Башкортстан төрле өлкәләрне тәкъдим итүче танылган шәхесләргә бай. Аларның күбесе турында республикадан читтә дә беләләр. Шуларның берсе – Эчке эшләр министрлыгының ветераны Альберт Нәфи улы.
Ул 1956нче елда Балтач районының Начар авылында туган. Аның әтисе Нәфи Яхия улы районда алдынгы механизатор була, урып-җыю кампанияләре нәтиҗәләре буенча комбайнчылар арасында даими беренчеләр исемлегендә була. Ике тапкыр район Советы депутаты итеп сайлана. Әнисе Әлфия Муллахмәт кызы гомере буе колхозда эшли. Гаиләләрендә дүрт бала була – Альберт, Гүзәл, Инзилә һәм Илюс.
1974нче елда Югары Карыш урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, Альберт Нәфи улы Совет Армиясе сафларына чакырыла. Германиядә Совет гаскәрләре төркемендә ике ел танк гаскәрләрендә хезмәт итә. 1976нче елда "ефрейтор "хәрби дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. Шул вакыттан башлап Альберт Кашаповның тормышында һәм эшчәнлегендә иң кызыклы һәм мавыктыргыч чорларның берсе башлана.
Ватан алдында изге бурычын үтәп кайткач ул турыга Уфа шәһәрендәге СССР Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр органнарына эшкә урынлаша. Башта патруль-пост хезмәтендә эшләсә, тиздән дежур бүлеге начальнигының ярдәмчесе булып дәвам итә.
1978нче елның февралендә Альберт Кашаповны үзе янына Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министры генерал-лейтенант Владимир Рыленко чакырып ала һәм кече сержант Кашаповның ОБХСС линиясе буенча СССР Эчке эшләр министрлыгының Горький Югары мәктәбенә укырга җибәрелүен хәбәр итә. Ул вакытта бу югары уку йорты СССР Эчке эшләр министрлыгы системасында бердәнбер булган, анда укудан соң дәүләт, колхоз-кооператив һәм иҗтимагый оешмаларда халык хуҗалыгының барлык тармакларында социалистик милекне урлауга каршы көрәш алып баручы структураларда хезмәт итәргә тиеш булган хезмәткәрләр әзерләнгән. Әйтергә кирәк, бу махсус уку йортына керү җиңелләрдән булмаган. Бары тик яхшы киңәшләре, сәламәтлеге, ныклы белемнәре булган, берничә ел шул тармакта эшләгән кешеләр генә кабул ителгән.
Шулай итеп, 1978нче елдан 1982нче елга кадәр Альберт Кашапов СССР Эчке эшләр министрлыгының Горький Югары мәктәбендә укый.
XXII Олимпиадага әзерлек һәм аны үткәрү чорында җәмәгать тәртибен һәм иминлеген саклау буенча хезмәтне яхшы башкарган өчен СССР Эчке эшләр министры армия генералы Н. Щелоков боерыгы белән аңа рәхмәт белдерелә.
Укуны тәмамлагач һәм "милиция лейтенанты" дигән дәрәҗәле исем бирелгәннән соң, яшь офицер алдына җитди сайлау килеп баса: Башкортстанда яки бүтән башка шәһәрдә хезмәт итү. Ул Төмән өлкәсенә барырга була. Монда 8 ел хезмәт итә. Төрле җаваплы вазифаларны биләп, ул Сургут, Яңа Уренгой, Пангода, Надым, Ямбург шәһәрләрендә икътисад өлкәсендә законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү өчен көрәшә. 1988нче елда Социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлеге (ОБХСС) хезмәткәрләре арасында һөнәре буенча иң яхшысы дип таныла һәм тиешле Дипломга лаек була.
1989нчы елда Башкорт Автономиялы Совет Социалистик Республикасы җитәкчелеге чакыруы буенча Альберт Нәфи улы Эчке эшләр министрлыгының Социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлеге системасында эшли башлый, анда ул хаклы ялга чыкканга кадәр хезмәт итә.
Биредәге китапка кереш сүз язган юридик фәннәр докторы, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты профессоры Венир Сәмигуллин билгеләвенчә, хаклы ялга чыккан хезмәт ветераны һәм Эчке эшләр министрлыгы ветераны Альберт Кашаповның актив эшчәнлеге тукталмый, ә эчтәлеге һәм формасы буенча башка гына була, икенче юнәлеш ала. Зур шәхси структураларда эшли башлый, анда ул һәрвакыт җитәкче яки әйдәп баручы вазифаларын башкара.
Мәсәлән, "Ватан-плюс" җәмгыяте директоры буларак, төрле оешмаларның, предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген аудиторлык тикшерүләр үткәрә. Башкортстан Республикасы җитәкчелеге соравы буенча "Трансгрупп-Терминал" җәмгыяте оештырыла, ул республика чикләрендә юл-төзелеш эшләрен алып бару өчен кирәкле төзелеш материаллары белән уңышлы шөгыльләнә. Озак вакыт Альберт Нәфи улы "Элеваторспецстрой" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары булып эшли, монда юридик эшчәнлекне гамәлгә ашыру һәм икътисади иминлекне тәэмин итү өчен җаваплы була.
Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ветераны буларак Альберт Нәфи улы үз акчасына тиешле уку елы нәтиҗәләре буенча Югары Карыш урта мәктәбенең иң яхшы укучысын бүләкләү өчен Кашаповлар исемендәге премия-бүләк булдырган. 2021-2022нче уку елы йомгаклары буенча әлеге премия белән 9нчы сыйныф укучысы Дилә Арзаһитдинова бүләкләнде.
Үзе дә төрле дәрәҗәдәге 100дән артык бүләкләү, шул исәптән 38 медаль белән билгеләнгән.
Бу елның 7нче февралендә Альберт Кашапов озак еллар намуслы хезмәте, ветераннар оешмасы эшенә зур өлеш керткәне өчен Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ветераннар Советы рәисе генерал майор В. Гаҗиев тарафыннан имзаланган Мактау грамотасы белән билгеләнә.
“Адымнар: минем тормыш тарихы” китабында Альберт Нәфи улы Совет чорына караган ун алты материал китерә. Аларда милициянең икътисади өлкәдә урлауларга каршы көрәшүен характерлаучы социаль чынбарлык күрсәтелә.
Юридик фәннәр докторы, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты профессоры Венир Сәмигуллин ассызыклавынча, күп еллар дәвамында кеше һәм халыкның икътисади мәнфәгатьләрен яклау буенча Ватанга хезмәт итүгә гомерен багышлаган Альбер Нәфи улының китабы, бигрәк тә яшьләр өчен, файдалы булыр. Моның белән килешми булмый да.