Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август , 12:16

“Язмышыбызга рәхмәтлебез...”

Шулай диләр шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләүче Роза һәм Әндемьян Садертдиновлар.

“Язмышыбызга рәхмәтлебез...”
“Язмышыбызга рәхмәтлебез...”

Әндемьян Зартдин улы 1949 елның 2нче сентябрендә Асавка авылында (элекке Чытырман ) Мәүгизә апа белән Зартдин абыйларның ишле, колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.

Авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач,  җәен башка балалар кебек үк колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, кышын исә малчылык фермасында хезмәт сала. 1968нче елда Ватан алдындагы изге бурычын Тольятти шәһәрендә  үти.

...1973 елның 23нче августында  Танып буенда урнашкан кечкенә  Тургай авылында үзе кебек үк ишле гаиләдә үскән (11 балалы) Мәймүнә апа белән Шәрифулла абыйларның  кызы Роза белән гаилә кора. Роза бу вакытта Балтач урта мәктәбен тәмамлап, Бөре шәһәрендәге сатучылар әзерли торган курста белем алганнан соң,  Түбән Сикияз авылы кибетендә сатучы булып эшләгән була.

Яшь гаилә Нефтекама шәһәрендә яши башлый. Шул елларда гаилә башлыгы һөнәрчелек-техник училищесында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Бер елдан уллары Дамир дөньяга килә.

Тормыш бит ул син теләгәнчә генә бармый, биредә өч ел гомер кичергән гаиләне  заман җилләре Ташкент якларына илтә.

Әндемьян абый Ташкент шәһәрендә җылыту системасы буенча эксперименталь заводта слесарь, эретеп ябыштыручы  булып уңышлы эшли. Аның тырыш хезмәте җитәкчелек тарафыннан еш макталу таба.

 Роза Шәрифулла кызы исә юл төзелеше һәм ремонтлау заводының плановый бүлегендә  экономист булып эшли.

Әмма туган як үзенә тарта. 1995нче елда дүрт балалары — Дамир, Эльвира, Ләйсән һәм Илсиналар белән кирегә туган якларына кайталар.

...Туган ягына кайту белән булдыклы, тырыш  хезмәт ветераны Әндемьян Садертдиновны районның торак коммуналь хуҗалыгына эретеп ябыштыручы итеп эшкә алалар. Районга газ үткәргечләр сузу эше башлангач бу җаваплы эшләрнең уртасында кайный ул. Бу 2000нче еллар була. Газ белән эретеп ябыштыручы үзен тәҗрибәле эшче итеп таныта. Су, җылылык трассасы төзүдә иң җаваплы, иң катлаулы эш аның иңнәренә төшә. Районның үзәк дәваханәсе, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе һәм тагын башка зур учреждениеләр биналарына җылылык трассасы сузуда Әндемьян  Зартдин улының өлеше зур була. Биредә эшкә намуслы карашы өчен 2008нче елда  Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

 2010нчы елда коммуналь хуҗалыкның исеме муниципаль унитар предприятие “БКС” итеп үзгәртелә, эш тагын да катлаулана. Әмма үз эшен яратып башкарган кеше бервакытта да югалып калмый инде ул...

Балалары да тормышта  үз урыннарын тапкан. Дамир 30 елдан артык районның элемтә узелында  эшли, инженер вазифасында  дүрт районны хезмәтләндерә. Җитәкчелек хезмәткәрне уңай яктан гына билгели.

 Кызлары Эльвира педагог һөнәрен сайлаган, Башкорт Дәүләт педагогия университетының башлангыч сыйныф укытучылары әзерли торган факультетын тәмамлый. Менә инде чирек гасыр балаларга аң-белем бирү эшендә.Әлеге вакытта  Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларына белем бирә.

Ләйсән Башкорт Дәүләт университетының биология факультетын тәмамлап, мәшгульлек үзәгендә инспектор булып эшли.

Ильсина 87нче һөнәрчелек училищесында укып, пешекче һөнәрен үзләштерә. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбиялиләр.

Бер-берсен аңлап, тату, матур яшиләр Садертдиновлар.Шушы ярты гасыр эчендә күпме авырлыклар, сынаулар үтеп бердәм булып яшиләр.

—Гаилә бәхете — бер-береңне  аңлап, терәк-таяныч булып тату, килешеп яшәүдә, - ди кызлары Эльвира әти-әнисенең шулай сокланырлык гомер кичерүләренә куанып.

 —Ә әтиебезгә чын ирләргә хас булган барлык уңай сыйфатлар да тупланган,— ди уллары  Дамир.—Тыныч холыклы, намуслы, тырыш һәм төгәл кеше. Безне кечкенә чагыбыздан ук эшкә өйрәтеп үстерде.

Яшьлектә кабынган хисләр гомерлек диләр, чынлап та бер-берсенә таяныч, терәк булып, барысын да бергә күтәреп матур гомер кичерәләр Садертдиновлар. Йорт алдын тутырып җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр үстереп, мал-туар асрап, кош корт үрчетеп хезмәттән ямь табып яшиләр. Сәламәт кешегә эш уен гына ул, диләр алар.

Әнә шулай тормышта үз юлын тапкан балаларына куанып, сигез оныкларын карашып, дөньядан ямь табып яшиләр Садертдиновлар.

—Аллаһыга шөкер, картлыгыбыз шундый рәхәт заманага туры килде, нәрсә киим, нәрсә ашыйм дисәң—барысы да бар, балаларыбызның даими ярдәмен тоябыз, сәламәт кенә булыйк, — диләр алар барысына да канәгать булып.

Бер-берсенә терәк  һәм таяныч булып яшәгән гаиләгә киләчәктә дә  тормыш юлларын үрнәкле үтәргә насыйп булсын.

Розалия ГАЛЛӘМОВА.

Автор:
Читайте нас в