Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август 2023, 18:02

Банкомат "саташып" акча биргән

Кеше исәбендә бөтенләй акчасы булмаган, ә банкомат "буталып китеп" акча биргәнгә халык чиратка баскан.

Банкомат "саташып" акча биргән
Банкомат "саташып" акча биргән

Ирландия Банкы шактый  шикаятьләрдән соң клиентларына интернет-банк һәм мобиль кушымта белән проблемалар булуы турында белдергән. Бераздан кешеләр банкоматларның буш исәптән дә акча таратуын сизгәч, бу аңлашылмаучанлык чорында файдаланып алган. Төрле  сумма акча  алганнар икән. Калганнар хаталанып бирелгән акчаларны Revolut системасындагы үз аккаунтларына күчергән дә бу акчаларны теләсә нинди банкмат аша  алганнар.

Полиция "сәер" банкоматлар тирәсендә җыелганнарны куган. Ирландия банкы нигезсез  алынган  барлык акчалар да  тотып калыначак, дип кисәткән.  Төзек булмаган банкомат буенча  дәлилли алырлар микән. Вәт, сорау.

Автор:
Читайте нас: