Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 август 2023, 12:05

Газиз балаңа матур исем бир

Һәр вакытта кайсыдыр исемнәр аеруча популяр була. Модага карап ата-ана исем кушарга тырыша кебек.

Газиз балаңа матур исем бир
Газиз балаңа матур исем бир

Башкортстанда хатын-кыз исемнәре арасында София , Амелия , Әминә , Ясминә  һәм Эмилия бар. Ир -ат исемнәре арасында Әмир , Тимур , Марк , Артем , Мирон кебек исемнәр үтә популяр була.

Шулай ук Балтач районы ЗАГС хезмәте тарафыннан бирелгән мәгълүматлар га тукталыйк. Нинди исемнәрне ата-ана үз итә икән? Бездә дә кызлар исемнәре арасында Амелия , Сафия исемнәренә өстенлек бирелә. Малайларга күбрәк Тимур, Әмир дип исем кушалар.

 Үзенчәлекле исемнәр дә игътибарга лаек.  Кызларга бирелгән исемнәрдән Мия, Айлин, Әдилә, Милана, Анеля, Ямина кебекләре бар. Малайларга  Ислам, Иман, Әмин, Сәит, Идел, Батырхан, Урал, Севиль исемнәрен ата-ана сайлый башлаган.

Исемнәре җисемнәренә тап булсын. Язмышларында киртәләр очрамасын, дип телисе килә. Дин буенча исә ата-ана баласына мәгънәле исем бирүне зур бүләккә тиңлиләр. Димәк, бүләгегез затлы булсын, дип телик. Исемнәрнең мәгънәсе яхшы булсын иде. 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: