Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль 2023, 14:15

Ана капиталының законсыз сарыф ителгән акчаларын кире кайтарырга

Хәзерге вакытта хатын-кыз ана хокукыннан мәхрүм ителгән, балаларны әтисе тәрбияли.

Ана капиталының законсыз сарыф ителгән акчаларын кире кайтарырга
Ана капиталының законсыз сарыф ителгән акчаларын кире кайтарырга

Ана капиталын законсыз  максатта кулланырга ярамый.Уфаның Ленин районы прокуратурасы суд тәртибендә бер ханымнан ана капиталының законсыз сарыф ителгән акчаларын кире кайтару турында сорау катгый куелган. Бу турыда Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәтендә мәгълүмат бар.

Нәрсә ачыкланган? 2020 елда күп балалы  хатын ана капиталы акчаларының бер өлешенә Нуриман районында өй төзү өчен җир кишәрлеге  алган.

"Тик йорт әлегә кадәр төзелмәгән, ә калган акчаны ул үз ихтыяҗларга кулланган, бу балигъ булмаган балаларның хокукларын бозу", — дип билгеләнә прокуратурада.

Бу хатын-кыз ана хокукыннан мәхрүм ителгән, балаларны әтисе карый.  Район прокуроры судка нигезсез тотылган  466 мең сумнан артык ана капиталы акчаларын  кайтару турында гариза юнәлтте.


Суд прокуратураның дәлилләрне нигезле дип таба һәм аларны  канәгатьләндерә.  Дәүләт максатчан биргән акчасын үз максатларыңа юнәлтергә форсат бирми. Бала мәнфәгате беренче планда булырга тиеш. Шуңа закон кануннары буенча яшәү кирәк.

Автор:
Читайте нас: