Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июль 2023, 18:00

Бездә бик эссе, ә кайдадыр боз ява

Быелгы җәй шундый сюрпризларга бай. Без тынчулыктан иза чигәбез. Ә республикада бу вакытта  хәтәр боз катыш яңгыр ява икән. Кайда?

Учалыдан язалар : "Коеп яуды, боз борчагы да  булды шунда". Белорет районында да боз борчак явып китүе турында хәбәр бар. Бу әлеге көннәрдә. Кырмыскалы, Әбҗәлил, Хәйбулла районнарында  явым-төшемне зарыгып көтәләр икән. Ишембай районында яңгыр явуы халыкны шатландырган.

Бөрҗән  районында бер ай элек бик эре боз борчак яуган булган. Бездә исә яңгыр дөм яумый, дип зарланасы юк. Җырдагы: "Килә ява бер болыт",—дип еш кына печән өстендә зарланалар иде. Табигатьнең матур бүләкләрен генә юрыйк әле. 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: