

Әмма бәхетлеме ул? Ни өчен барысы каршында үзен бурычлы хис итә дә, ни өчен барын да үзе җигелеп тарта ул? Башкаларның көче җитмәс дип уйлыймы? Эш-бурычларны бүлә белмиме? Ничек уйлыйсыз, дөнья матурлыгына сокланырга, иркенләп балалары-гаиләсе белән ял итәргә, үзен карарга вакыты да булмаган, теләге дә калмаган әни балаларына үз үрнәгендә нинди тәрбия бирә? Һәм, ниһаять, ни өчен безнең халыкта мондый типажлар күп?
Тарихка күз салсак, безнең татар гаиләләрендә йорт-җир, мөлкәт, гаилә туклыгы өчен ирләр җаваплы булган, гаилә башы буларак, алар дөнья көткән. Хатын-кыз йортны караган, балалар үстергән, иренә уң кул, ярдәмче булган.
Бөек Ватан сугышы ирләрне кырып, дөнья көтү хатын-кыз өстенә калгач, гаиләсен саклап калу бурычы аның өстенә төшкән. Менә шул еллар кайтавазы, буыннан-буынга күчеп, хәзер дә чагыла.
Үз кадерен белгән хатын-кыз үзен кайгыртырга оялмый. Үзенә хөрмәт һәм ярдәм таләп итүдән курыкмый. Үзеннән канәгать әни балаларына да шул оеткыны сала.
Җигелеп дөнья тарту – хатын-кыз эше түгел. Хатын-кыз вазыйфасы – балаларга дөрес тәрбия бирү, иренә уң кул булу, әти-әнисенә кайгыртучы-ярдәмче булу. Мин көчсез булырга чакырмыйм. Хатын-кыз – табигате белән көчле зат, әмма ул көчне һәрдаим күрсәтеп, исбатлап торырга димәгән бит...
P. S. Ире булмаган хатыннарга нишләргә, диярсез? Андый күренешләр тормышыбызда, кызганыч, бик күп. Димәк, гаиләсендә ата да, ана да булырга, гаилә башы да, муены да булырга туры килә. Дөрес тәрбия бирсәгез, сезнең уң кулыгыз – балаларыгыз булыр. Һәр эштә, һәр киңәштә.
Гөлназ Хөҗҗәтова.