Җәмгыять
21 июнь 2023, 11:03

Тыл ветераны белән очрашу

Тучыбай мәдәният йортының җәйге ял мәйданчыгында тыл ветераны белән очрашу узды.

Тыл ветераны белән очрашуТыл ветераны белән очрашу
Тыл ветераны белән очрашу

"Балаларга сугыш турында сөйләгез".Хәбипова Василә апа-сугыш баласы. Балалар өчен сугышның куркыныч елларын хәтерләүче,ач балачакны белгән кеше белән аралашу бик мөһим булган. Балалар аның хикәясен игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Вакыт үтә, әмма безнең белән хатын-кызларның һәм балаларның хезмәт батырлыклары турында истәлек кала. Бу кешеләрнең һәр язмышы зур сабырлык һәм авыр сугыш вакытында яшәү осталыгы турында сөйли. Авырлык күреп үскәннәр тормыш сынауларына бирешми.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас