Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 Май 2023, 04:00

Соңрак таныштык...

(Нәсер) "Әтием, мин сине яратам",—дип аның  җылы кочагында иркәләнү бәхете миңа тимәде...

Соңрак таныштык...
Соңрак таныштык...

Ике яшьлек чагымда әти тиешле кеше мине әнием белән икебезне тимер юл вокзалында ташлап киткән. Бөтенләйгә. Еракка. Шунда икенче гаилә корган. Дөресрәге, корылган гаиләгә йортка кергән. Ул хатынның миннән 5 яшькә зуррак кызы булган. (Заманында әтиемнән туган булган ул, телсез, чукрак). Бу гаиләсе дә соңгысы түгел икәнен белмәгәндер...

Мин исә әтиемне һәр көнне көттем. Ишек ачылган саен ул түгелме икән, дип сикереп торып килә идем. Аны тик фотосурәте буенча гына белсәм дә урамда  очраган ир-атта әтием чалымнарын эзләдем. Юк шул, әти кеше безне эзләп килмәде. Телефоннан да хәбәр салмады.

Балачак елларымда дус кызларым, сыйныфташларым әтиләре турында сөйлиләр. Нидер алып кайтты, дип мактанып сүз башласалар күзләремне яшь элпәсе каплый иде...

Мин үзем дә төрле уйдырмалар уйлап чыгарырга  остарып киттем. Имеш, әтиемнең посылкасы килде. Күлмәк салган, акча җибәргән дә әнием белән магазиннан алдык, дип шыттырдым. Бу күңелле уйдырмага чын күңелдән ышандым. Бала күңеле беркатлы инде.

Әнием сөеклем мине ятимлек тоймасын, дип икешәр эштә эшләде. Ә барыбер очын-очка чак ялгап яшәдек. Бер канат белән очу читен, талпынасың-талпынасың да  ул, тик хәлең бетә икән.

 Шулай ук туган көннәр хәтердә уелып калган. Ул бәйрәмдә мин әтине гел көттем. Әтием  күчтәнәч-бүләкләр алып, чәчәкләр күтәреп килеп керер төсле иде. Мин йөгереп барып аңа ташланырмын, рәхмәт әйтермен, дип хыялландым. Өметләндем. Бу тумаган шатлыктан ике битем ут кебек янып чыгар иде. Xыялларым зәңгәр томан кебек таралды инде. Көтүем бушка. Әнием һәр елны икешәр бүләк алыр иде. "Кызым, үскәнем, туган көнең белән котлап әтиең бандероль җибәргән. Ә менә монысы минем бүләгем",—дип кочаклап үбәр иде. Изге күңелле әнием  үтә сабыр. Йөрәге өзелеп яшәсә дә сиздермәде, әтине ташлаганы өчен хурламады, тиргәмәде. Авыр чакларында гафу иттерә торган тылсымлы көч— мәхәббәт шулдыр.

 Әтине беренче күрүем күз алдыннан һич китмәс. Миңа 16 яшь, 9нчы сыйныфны тәмамлап, Уфага медицина училищесына китәргә йөрим. Әтием гаиләсе белән бер авылга күченеп кайткан икән дигән хәбәрне ишеткәч әнигә әйтми, ашыгып шул авылга юл тоттым. Өйләрен эзләп таптым. Кердем. Исәнләштем. Әтием, хатыны, миннән яшьрәк үсмер малай, өч яшьләр тирәсе кыз бала йөгереп йөри иде. Бу авыр хәлдән шәһәрчә модалы бөдрә чәчле, кыска халатлы хатын чыгарды: "Сеңелем, син кайсы күршенең кызы? "

Мин тамак төбенә тыгылган утлы төерне йота-йота:

—Мин күрше кызы түгел. Мин әтиемнең кызы. Аны күреп танышырга килдем,—дип чак әйтә алдым.

Шулвакыт кинәт башым әйләнеп китте, бар гәүдәм дерелди башлады. Үз-үземне белештерми үксеп:

—Әтием, кадерлем,—дип аның кочагына ташландым. Шунда үксеп, туйганчы еладым. 16 ел җыелган әрнүләрем, йөрәк түремдәге сүзләр күз яшьләре булып аккандыр шунда. Миңа җиңел булып китте шунда...

Вакыт үтте. Әнием хәстәрлеге белән белем алдым.  Иң изге һөнәр иясе— шәфкать туташы булып кеше сәламәтлеген ныгытырга көчемне салам. Студент еллары да күңелемдә  тирән эз калдырды. Стипендия аз, җитми. Әнием җибәргән акча шәһәрдә тиз бетә. Киенәм дип, ашауны "кысам". Чәй урынына мәтрүшкә эчә башладым. Көндез укыйм, ә кичләрен, төннәрен  сменада больницада санитарка  хезмәтен башкарам. Авырга туры килде. Ләкин түздем.Җиңел юл белән акча эшләүне өнәмим. Кайбер студент кызлар бу  юл белән дә киттеләр. Намусымны сатмадым, шөкер. Күп мәтрүшкә эчүдән сәламәтлегемә зарар килде. Дәваландым. Шунда мин яшәү кадерен,  дөнья матурлыгын аңладым.

Мәхәббәтемне очраттым. Бер-беребезне сынап өйләнештек. Киявен күрсәтергә дип әтигә бардым, туйга, никахка чакырдык. Шатланып килгән идек. Әти хатыны белән битараф кабул иттеләр. Никахка да, туйга да килмәделәр. Улыбыз туды. Тик әтинең аны, ничек яшәвебезне күрергә теләге булмады.  Без аны кичердек. Тормышындагы ялгыш-адымнарын, кылган хаталарын үзе дә кичерә алмый газапланадыр кебек миңа. Дөнья, язмыш. Ә мин үз тормышым белән канәгать. Чөнки күңел тарткан эшем, яраткан ярым, сөекле улым, газиз әнием бар. Ул мине кемгәдер үги булмасын өчен яңадан гаилә кормаган, бар гомерен баласына багышлаган. Саф мәхәббәтенә хыянәт итмәгән. Якты кояшым—әнием!  Ата-ананы сайлап алмыйлар, кирәк эш түгел анысы. Үзеңнеке үзәктә. Гомер биргән әтием чит-ят кебек. Ничек булса да өемә килеп керсә мине аны якты йөз белән каршы алырга әзер. Тик ишек ачканы юк әлегә.

Фируза Сираева.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: