«Әй кызым! Бүгеннән башлап безнең кулыбыздан китәсең.
Син хәзер чит кешегә яр вә юлдаш булдың.
Тиз көннән дөнья көтәргә керешәчәксең.
Дөнья көткәндә игътибарга алырдай нәрсәләр бар:
Иреңнең якыннарын, бигрәк тә кайната һәм кайнанаңны хөрмәт ит! Аларны үз атаң һәм үз анаң кебек якын күр!
Аларның балаларын үз туганнарың хөкемендә сана!
Яңа якыннарыңның холык фигыльләрен өйрәнеп, шуларга карап мөгамәлә ит!
Алар белән араңны бозма!
Юкса ирең читен хәлдә калыр.
Синең яклы булса — якыннарының кәефе китәр, алар ягында торса — сине кызганыр.
Кызым! Иреңнән сер яшермә! Иреңнән гайре һичкемгә сер сөйләмә!
Кеше янында иреңә сүз әйтмә, сөйләшкәндә тавышыңны күтәрмә, чыраеңны бозма!
Ирләр хатыннарының кимчелекләрен ярлыкарлар, гафу итәрләр. Әмма чит кеше алдында аз гына нәрсә дә йота алмаслар.
Кызым! Ирең сөймәгән эшләрдән ерак тор!
Көнләштермә!
Иреңнең малын сак тот!
Кызым! Өең җыйнак булсын, һәрнәрсә үз урынында торсын!
Балалар — иреңне, ирең балаларыңны сөйсен! Шуңа омтылырга тырыш.
Балаларын яраткан ата тәүфикълы, шәфкатьле була,
алар белән юанып яши,
тиешсез җирләргә күз салмый.
Кызым! Дөнья һәрчак нигъмәт белән генә тулып тормый,
агулары да, чәнечкеләре дә очраштыра.
Ике арагызда каршылык туса — кызма!
Ирең никадәр ачуланса да, каршы сүз әйтмә!
Ирләр каршында иң яхшы хатын — юл бирүче хатын.
Кызым! Балаларыңны яхшы тәрбиялә!
Мәктәп яшенә җиткәнче аларны яхшы холыкларга гадәтләндер!
Кызым! Һәр эштә ышанычың Аллаһы Тәгалә булсын!
Һәр өметең Аллаһы Тәгалә хәзрәтендә булсын!
Аллаһы Тәгалә — бөектер,
һәрнәрсәне белер,
рәхимле вә рәхмәтледер».