Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 Май 2023, 09:23

Без белгән Фазыл Мансуров

Тынгысыз заманда яшибез. Давыллы елларда ил сагына баскан, тиңдәшсез яуда гарипләнеп кайтканнарның берсе иде Фазыл абый.  Туган ил төшенчәсе ул вакытта газиз һәм кадерле булган шул.

Без белгән Фазыл Мансуров
Без белгән Фазыл Мансуров

1924нче елда Сәйтәк авылында гади крестьян гаиләсендә туган ул.  Тырышлыгы белән аерылып торган егетне авыл халкы тиз шәйләп ала. Мәктәпне тәмамлау белән җиң сызганып колхозда эшли башлый. Кеше гомере укылмаган китап кебек бит ул. Һәрбер бите гомер юлындагы бер вакыйганы эченә ала. Фазыл Мансур улы белән дә шулай. Бай тарихлы, утны суны кичкән, язмыш сынауларына баш имәгән шәхесләр һәр авылда бар, булган һәм булачак.  Шушы замандагыларга авыр  тормыш имтиханнары үтәргә туры килгән. Меңнәрнең  берсе ул Фазыл Мансуров. 1940нчы елның декабрендә халыкара хәл кискенләшү сәбәпле, 16 яшьлек егетне Уфа шәһәренә  типография хезмәткәрләре хәзерләү буенча кыска  сроклы курсларга җибәрәләр. Коммунистлар партиясе һәрвакыт халык  арасында  идеологик эшне оештыруда матбугат чараларына төп рольне йөкләде. Фазыл ике ел дәвамында район гәзите  типографиясендә печатник вазифасын башкара. 1942нең сентябрендә Мансуровны Урал хәрби округының укчылар хәзерли торган курсларына алалар. Димәк, аны махсус подразделениедә  сержант вазифасына  тәгаенләячәкләр. 1943нче елның маенда  әле 20 яше дә тулмаган егетне фронтка җибәрәләр. Сержант Мансуров Курск юнәлешендә барган дәһшәтле бәрелешләрдә катнаша.  Орудие командиры итеп тәгаенләнә. Язмыш сине сайлаган икән,  кыю, үрнәкле бул.  Хәрби юлы искиткеч. Безнең гаскәрләр фашистларны куып баралар. Молдавия, Венгрия, Бессарабия , Чехославакия җирләрен азат итүдә катнаша.  “Дан”, “Бөек Ватан сугышы”, “Кызыл Байрак” орденнары  кавалеры, “ За Отвагу” медале белән бүләкләнгән безнең якташ.   Сугыш югалтуларсыз булмый.  Ватанга , Коммунистлар партиясенең идеяләренә бирелгәнлек, СССР гаскәрләренең Башкомандующие боерыкларын намус белән үтәү ул вакытта һәрбер сугышчының изге бурычы булган. Фазыл Мансур улы  алдынгы командирларның берсе итеп күрсәтә үзен. 1944нең сентябрендә Прилукскийда урнашкан 42нче Гвардия укчылар дивизиясенең парткомиссия карары белән атакага хәзерләнгәндә Фазыл Мансуров коммунистлар партиясе әгъзасы итеп кабул ителә . 1945 елның 2нче мартында  өлкән сержант Фазыл Мансуров тиңдәшсез алышта нык яралана.  Кыр госпиталендә кан агуны туктаталар, аннары яшәү өчен көндәлек көрәшкә — Баку шәһәренә госпитальгә җибәрәләр. Тормышның иң авыр имтиханы шунда үтә. Дәваханәдә 1ел 2 ай вакыт үзе егетлеккә сынау үткәреп 1946 елның мартында бер аягын фронтта калдырып, туган ил алдында изге бурычын үтәп авылга кайтып төшә.
  Аңа 22 яшь. Берәү булса башын хәмергә салыр иде. Фазылда рухи көч, яшәүгә омтылыш җитәрлек була.Нинди генә авырлыклар булмасын, михнәт- хәсрәтләр башыңнан үтмәсен,  язмышыңны  бәхет, уңыш дигән сукмакка  алып кереп китеп була. Барысы да үз кулыңда икәнен Фазыл аңлый. Тирә – юнеңдә мәрхәмәтле кешеләр, сиңа таяныч булып, аз гына ярдәмләшеп, сине аңлардай, терәк булырдай замандашларың булсын. Менә шундый кешене авыл уңганы  Маһирә Муллахмәтова йөзендә таба.  Бергәләшеп, күпләргә үрнәк булырдай итеп тормыш корып җибәрәләр.  Бер малай, бер кыз үстереп тормышларына олы бәхет өстиләр. Балаларда бит дөнья яме. Соңыннан, әтиләре турында сөйләгәндә Фәридә   белән Фәрдәт тә бер фикердәләр иде – без яратуга төрелгән бәхетле шартларда үстек, диярләр.
Тән ярасы чут түгел, күңелең таза, рухи дөньяң  саф булсын. Моңлы итеп җырлый белгән, китап укырга яраткан Фазылны  избач итеп куялар. Ул еллар авыллардагы библиотекаларны изба- читальня дип йөреткәннәр. Мансуровның биографиясендә кискен борылыш шул 1946 ның мартында ук башланган да. 45 елга якын  гомерен мәдәнияткә багышлый кичәге фронтовик. Үрнәкле итеп, иҗади эшли белә ул. Заманы шул иде бит. Китап укучылар, белемгә омтылучылар күп. Яшәешнең алтын чоры. Бар халык бертигез. Бер-берсен ихтирам итәләр. Аулак өйләр, бергәләшеп зур бәйрәмнәрне үткәрүләр традициягә керде. Еллар накыс булса да, җиңү, азатлык җәмгыятькә рухи күтәрелеш бирде. Эш мәшәкатьләре яралану, сызлану, контузияләр, гариплекләрне вакытлыча оныттырып тора. Максатлар бертөрле бит: сугыш китергән афәтләрне җиңеп, хуҗалыкларны аякка бастыру уртак омтылыш иде. Бу юнәлештә район партия комитеты төп идеологик корал – халык арасында культура-агарту эшен алга куйды. Кичәге яүгир бу эштә алгы сафларда булды. Сәйтәк халкының иҗат чишмәсе ифрат бай. Озак еллар бу халәт шулай дәвам итә дә. 1959нчы елның гыйнвар аена кадәр авыл китапханәсендә эшли. Халык белән уртак тел таба, аңлаша. Авылдашлары хәтерләү буенча бу сыйфат аңа  нәселдән килгән икән бит. Мансур картның үзендә бик кешелекле, сәләтле кеше булган дип хәтерләгәннәр.
 1959нчы елдан башлап  берөзлексез Сәйтәк мәдәният йортында  мөдир булып эшләде.  Гомеренең соңгы көненә кадәр. “ Клуб ул минем икенче йортым “ дияргә ярата иде. Гадилек белән алдыра. Авылның олысын-кечесен ихтирам итә. Аның дуслары,  фикердәшләре искитәрлек күп иде.  Мәдәниятнең башлангычы безнең халкыбыздан бит. Таралып яшәгән татарны җыр-моң берләштергәнен аңлап хезмәт итте. Шул урында эшләгәндә районның күренекле рәссамы булып танылды. Рухи байлык йөреткән аны. Еллар үткәч, район мәдәният сарае директоры булып эшләгән елларда  Фазыл Мансур улы белән еш очрашырга, аның ярдәменә, киңәшләренә мохтаҗ  чаклар булды.  Анарда искитәрлек моң- аһәң бар иде. Еллар дәвамында андый  тавышны табалмыйм. Үзе  җырчы, шигырьләр сөйләүче иде. Һәм үзешчәннәрне оештырып, районда үткәрелгән конкурс, фестивальләргә зур хәзерлек белән килү, җиңү яулаулар аның хезмәт җимешләре.  Андый шәхесләр бармак белән генә санарлык. Сәнгатьле  гаиләдә  сәнгать кешеләре тууы табигый хәл. Улы Фәрдәт тә әтисе һөнәрен дәвам итте.Күренекле рәссам буларак бик оста булып танылды. Күргәзмә пропаганда сәясәттә һәрвакыт бәһаланды. Җәмгыяви  урыннарда күргәзмә пропаганда материаллары урнаштырыла иде. Нык үскән социализм елларында коммунистик өндәмәләр, плакатлар, паннолар, лозунглар масса-күләм агитация чаралары буларак күп урыннарда халык игътибарына тәкъдим ителде. В.И. Ленинның портретларыкиң кулланылды күргәзмә пропаганда чарасы буларак. Аның портретын оригиналга охшатып Фазыл Мансуров кына эшли ала, бу мөһим эшне нигездә район комитеты аңа гына ышанып тапшыра иде. Мансуров бу һөнәргә улы Фәрдәтне дә җәлеп итә. Замандашлары аталы – уллы Мансуровларның сәләтләренә таң калып әле дә мактап сөйлиләр. Авыл уртасында Бөек Җиңүгә багышланган обелискны эшләүчеләр алар иде.

 Авыл клубы мөдире буларак үрнәкле эшләде узаман. 1985нче елга кадәр. Шул гомернең 26 елы клуб мөдире, 13 ел – китапханәдә. Күңелен салып, булсын дип эшләгән кешегә мәдәнияттә үткән 40 ел олы бер чор. Хәер. Хезмәтен күреп, вакытында тиешле бүләкләүләрдән мәхрүм булмады ул. Шушы еллар эчендә Фазыл Мансур улы  мәдәният өлкәсендәге уңышлары, халыкны коммунистик рухта армый- талмый тәрбияләгәне өчен югары органнар тарафыннан 11 тапкыр Почёт грамоталары  белән бүләкләнгән. Алар арасында мәдәният министрлыгының, КПССның район комитеты, профсоюзларның Өлкә комитеты биргәннәре дә бар. 1967нче елда аңа районда беренчеләрдән булып Югары Совет рәисе Ф. Зәгафуранов имзасы салынган Указ нигезендә "БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелгән. Озак еллар тырыш хезмәтенә лаеклы бәя бу.  Тыныч шартларда фронт гизгән сержант  “В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу”, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре, “ Җиңү” медале белән бүләкләнгән. Сәйтәк урта мәктәбе коллективы белән иҗади бердәмлектә эшләде Мансуров. Авылда мәктәп коллективы халык белән эшләүдә төп көч булды. Бүген мәктәпнең музеенда тарихи ядкарләр хәтсез күп, сокланырлык. Алар арасында Бөек Ватан сугышы инвалиды турында бик күп материаллар бар. Онытмыйлар аны авылдашлары.  
  Кызы Фәридә белән элемтәгә кердек. Ата-анага булган ихтирам, рәхмәт хисләрен җиткерә алды ул:

 –Без әти белән әнидән үрнәк алып үстек. Тормышта терәгең барлыгын тою, нинди очракта да таяныр, ышыкланыр, ярдәм сорар кешеләр барын белү күп нәрсә ул. Әти чиста күңелле кеше иде. Безне хезмәт сөяргә өйрәтте. Гаиләдә һәрвакыт бер-береңне аңлашу, ихтирам итү булды. Тыныч кеше иде әти. Яралы арысландай эшләп йөрегәндә, көтмәгәндә 1985 елның 6нчы ноябрендә арабыздан китте. Аңа бары 61 яшь кенә иде . Әни авылда 100 яшькә җитеп дөнья куйды. Авылга, туган йортыбызга кайтып йөрибез. Исәннәр, безне көтеп яшиләр кебек күңелгә...

                            Ханис Хаҗимов.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: