Имән авылындагы иске зират заманча материаллар белән киртәләнеп алынды. Авыл халкы өмәдә актив катнашты. "исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел"-ди халык. Хәтер искерми.Ә киртәләргә вакыт үтү белән ремонт таләп ителә. Имән авылы халкы иске зиратның иске киртәсен профнастилга алыштырдылар. Өмәгә олысы-яше, ир-атлар, хатын-кызлар кушылды. Язның бер ямьле көнендә эшкә актив тотындылар. Нәтиҗә күренеп тора.