Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2023, 04:00

Кадереңне бел, хатын-кыз!

Илдәге 90 нчы еллар хаосы чорында бай егет белән иреннән аерылган хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы  нәфис фильмдагы хатын-кыз кебекләр күп.  

Кадереңне бел, хатын-кыз!
Кадереңне бел, хатын-кыз!

Телевизордан «Принцесса на бобах» дигән фильм бара.  Илдәге 90 нчы еллар хаосы чорында бай егет белән иреннән аерылган хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында ул. Чирек гасыр элек төшерелгән моңсу комедия. Күпләрнең бу фильмны караганы бардыр, шулай да, белмәүчеләр өчен кыска гына сөйләп китәм: «яңа урыс» Дима Пупков үзенең колакка ятышсыз фамилиясен затлыга алыштырырга ниятли. Иреннән аерылган, берничә эштә эшләп, гаиләсен ялгыз тартучы Нина Шереметьева вариантына туктала. Ул сөенеп риза булыр: фиктив өйләнешербез дә, мин фамилиямне аксөякләрнекенә алыштырырмын, ә бу хатын матди яктан тормышын җайлар, дип уйлаган Пупков ялгыша – Нина акча дип сатыла торганнардан түгел икән ләбаса. Фильм дәвамында аларда бер-берсенә карата хисләр уяна, икесенең дә үз тормышына мөнәсәбәте үзгәрә. 

Ни өчен бу фильм турында язарга уйладыммы? Кинодагы Нина Шереметьева – Россиядә яшәүче хатын-кызларның иң киң таралган типажы. Ире белән күптән аерылышкан, әмма тегесенең китәр җире булмаганга, бер фатирда яшәүләрен дәвам итәләр. Ике балалары (кечесе әле бакчага йөрсә, олы кызына 17 яшь тулган), күптән лаеклы ялда булса да, дәрманы ташып торучы әнисе бар. Һәм аларның барысын да шушы ябык кына, кечкенә генә Нина ашата. Ире илдәге яңа системага ияләшә алмыйча, эштән киткән, дингә тартылган һәм хәзер көннәр буе диванда газета укый, байларны сүгә, ял саен чиркәүгә йөри. Әнисе элекке коммунистлар белән митингларга чыга, яңа властька каршы «көрәшә». Балигълык яшенә җиткән кызы, әнисенең каршы килүенә карамастан, тиз генә баерга теләп, сәүдәгә тотынырга ниятли: бурычка акча җыеп, зур шәһәргә товарга китә, ләкин юлда акчаларын алдырып, бернисез, елап кире кайта...

Ә Нина нишлиме? Институтта коммунизм турында лекцияләр укыган мөгаллимә Нина, СССР җимерелеп, эшсез калгач, кафега савыт-саба юучы булып урнаша, үзләре яшәгән йорт подъездының идәннәрен юа, өстәп, җир асты юлында газета-журнал сата. Өенә өстен алыштырырга, бераз капкаларга һәм берничә сәгатькә башын мендәргә куеп алырга гына кайта. Ирен куып чыгармый – кызгана. Кызыннан эшкә урнашу түгел, һичьюгы үзенә ярдәм сорамый – кызгана. Фатирда туктаусыз партия җыелышы үткәреп, митинг турында план коручы коммунистларны куып чыгармый – әнисен кызгана. Барысы өчен җигелеп, тормышны сабыр гына үзе тарта. Нинди генә авырлык килеп чыкса да, аһ орып утырмый, аннан чыгу җаен таба. Берүзе. Беркемнән ярдәм сорамый, зарланмый. Шул ук вакытта ул горур. Исеменә тап төшерми яшәргә тырыша. Көчле хатын. 

Әмма бәхетлеме ул? Ни өчен барысы каршында үзен бурычлы хис итә дә, ни өчен барын да үзе җигелеп тарта ул? Башкаларның көче җитмәс дип уйлыймы? Эш-бурычларны бүлә белмиме? Ничек уйлыйсыз, дөнья матурлыгына сокланырга, иркенләп балалары-гаиләсе белән ял итәргә, үзен карарга вакыты да булмаган, теләге дә калмаган әни балаларына үз үрнәгендә нинди тәрбия бирә? Һәм, ниһаять, ни өчен безнең халыкта мондый типажлар күп? 
Тарихка күз салсак, безнең татар гаиләләрендә йорт-җир, мөлкәт, гаилә туклыгы өчен ирләр җаваплы булган, гаилә башы буларак, алар дөнья көткән. Хатын-кыз йортны караган, балалар үстергән, иренә уң кул, ярдәмче булган. 
Бөек Ватан сугышы ирләрне кырып, дөнья көтү хатын-кыз өстенә калгач, гаиләсен саклап калу бурычы аның өстенә төшкән. Менә шул еллар кайтавазы, буыннан-буынга күчеп, хәзер дә чагыла. 

 

Үз кадерен белгән хатын-кыз үзен кайгыртырга оялмый. Үзенә хөрмәт һәм ярдәм таләп итүдән курыкмый. Үзеннән канәгать әни балаларына да шул оеткыны сала. 

Җигелеп дөнья тарту – хатын-кыз эше түгел. Хатын-кыз вазыйфасы – балаларга дөрес тәрбия бирү, иренә уң кул булу, әти-әнисенә кайгыртучы-ярдәмче булу. Мин көчсез булырга чакырмыйм. Хатын-кыз – табигате белән көчле зат, әмма ул көчне һәрдаим күрсәтеп, исбатлап торырга димәгән бит...

P. S. Ире булмаган хатыннарга нишләргә, диярсез? Андый күренешләр тормышыбызда, кызганыч, бик күп. Димәк, гаиләсендә ата да, ана да булырга, гаилә башы да, муены да булырга туры килә. Дөрес тәрбия бирсәгез, сезнең уң кулыгыз – балаларыгыз булыр. Һәр эштә, һәр киңәштә. 

Гөлназ Хөҗҗәтова.

Сөембикә

Автор:
Читайте нас: