Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2023, 09:21

“Гаилә бәхете бердәмлектә...”

Әлеге язмамда сезне Мата авылының Солтановлар гаиләсе белән таныштырып үтәсем килә.

“Гаилә бәхете бердәмлектә...”
“Гаилә бәхете бердәмлектә...”

Элек-электән әби-бабаларыбыз гаиләнең тырыш, тату, бердәм һәм бәхетлеме икәнен беләсең килсә, йортына һәм бакчасына күз сал диләр. Ә бу шулай да бит. Бәхетле гаилә бар дөньяны ямлерәк һәм матуррак итәргә тырыша. Ә башлап үз йортларыннан һәм бакчаларыннан башлыйлар. Балтач районында мондый гаиләләр, бәхеткә, бихисап.

Әлеге язмамда сезне Мата авылының Солтановлар гаиләсе белән таныштырып үтәсем килә.

Солтановлар гаиләсе матурлык hәм муллыкта яши, барлык туганнары, дуслары, күршеләре hәм танышлары өчен ишекләре гел ачык, күңелләре киң. Алар hәркемне киң мөлаем йөз белән каршы алалар. Кыскасы, авыл тормышыннан ямь hәм тәм табып яши белүче үрнәкле гаилә.

Гаилә башлыгы Фәрит Солтанов – мәгариф өлкәсендә, ә тормыш иптәше Эльвера авыл клубы мөдире булып эшли. Уллары һәм ике кызлары аларның горурлыгы.

Һәр гаилә бәхете күбесенчә хатын-кыздан тора дисәк тә була. Нәкъ менә ул гаилә учагын саклый, аның мәхәббәт уты сүнмәсен өчен ул бертуктаусыз ялкын өстәп тора.  Бу фикер белән әлеге гаилә башлыгы да килешә. Шулай булмый, ничек булсын инде. Ир кеше бит берсүзсез үз тормыш иптәшенә ышана, таяна.

Солтановлар гаиләсенең учагын саклаучы—Эльвера Галихан кызы 1971нче елның бар табигать муллыкка күмелгән алтын көздә Мата авылында туа.  Ул күп балалы гаиләдә 6нчы кыз булып дөньяга килә. Әтисе Галихан районның алдынгы трактористы була. Тырыш хезмәте өчен “Хөрмәт билгесе” ордены белән бүләкләнә. Ә әнисе—Фәргыя апа савучы булып эшли.

1988нче елда Штәнде урта мәктәбен тәмамлагач, Уфа шәһәрендәге кондитер училищесында белем ала. Ике ел белем алгач, туган районына һөнәре буенча эшкә кайта. Нинди генә эшләрдә эшләмәгән язмабызның герое – совхозда пешекче дә, Мата авылы фельдшеры Рузилә Наил кызы кулы астында санитарка да, мәктәптә  пешекче дә. Эшләмәгән эшләре юк, көлдән төймә генә төйми инде, диләр андый кешеләр турында халыкта.

Кайда гына эшләмәсәм дә,  һәрчак төрле концертларда катнашып, үзем сценарийлар төзеп, алып баручы булдым.  Һәрвакыт  клубта эшлисе килеп йөреде,—ди Эльвера Солтанова.

Бу хыялына ул 2001нче елда ирешә. 2002нче елны Стәрлетамак шәһәренең мәдәният техникумына читтән торып укырга керә һәм инде 2006нчы елда күптән хыялланган дипломны кулына ала.

Шул вакыттан бирле авыл клубы мөдире булып эшли. Үз эшен бар күңеле белән яратып, намус белән башкара. Төп эшеннән башка авыл җирендә мәңге бетмәс эшләрне дә башкарырга өлгерә. Ә авылда алар...башы да, азагы да юк. Бүгенге көндә Солтановлар абзар тутырып мал, кош-корт асрыйлар, шулай ук, күпләп корт та карыйлар.

1990нче елда үз авылы егете—булачак тормыш иптәше—Фәрит Солтан улы белән матур гаилә корып җибәрәләр. Ул, ике кызга гомер бүләк итеп күркәм йорт җиткереп бик матур парлы гомер кичерәләр.

Үрнәкле гаиләләрнең балалары да күпләр үрнәк алырлык. Хәзерге вакытта улы Денис һәм кызы Гөлназ үзләре сайлаган һөнәрләре буенча Уфа шәһәрендә эшлиләр.  Кече кызлары – Ләйсән Штәнде урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында тик “бишле” билгеләренә генә укый.

Балаларның уңган булулары, һәр эшләрен җиренә җиткереп башкарулары да әти-әниләренең тәрбия нәтиҗәсе. Бакчада, корт караганда яки малларга печән әзерләгәндә бергә һәм бердәм булып эшләүләргә ни җитә?! Шулай хезмәт дәресе  үзләштерелә дә инде.

—Балалар һәрчак әти-әни үрнәгендә үсәләр,—ди героебыз. —Алар бездән тик яхшы сыйфатларны гына алуларын һәм киләчәк тормышларында шундый нык булуларын телибез.

Мин дә түзә алмадым, бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә дип сорадым.  Эльвера Солтанова бераз уйланып, якты итеп елмаеп, оялуын яшергәндәй итеп җавап бирде: “Белмим, шулай килеп чыкты. Мөгаен, бу үзара аңлашу, түземлелек, гафу итә белү. Без беркайчан да каты итеп үпкәләшмибез. Тормыш булгач, төрле чаклар була. Гел яратам дип кенә дә торып булмый. Мондый чакларны бердәм булып, җиңеп чыгарга кирәк”.

Халык телендә әйтелгәнчә, чиләгенә күрә капкачы. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап. Күркәм гаиләләрендә алар бер-берсенә олы терәк, сөекле ир белән хатын, өч балаларына үрнәкле әни һәм әти.

Автор:
Читайте нас: