Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2023, 19:56

Сүнгән авыл – Явьязы

Кызганычка каршы, вакыты белән күп кенә авыллар юкка чыга. Балтач районында да мондый авыллар саны бихисап. Шуларның берсе – Явьязы авылы.

Сүнгән авыл – Явьязы
Сүнгән авыл – Явьязы

Кызганычка каршы, вакыты белән күп кенә авыллар юкка чыга. Балтач районында да мондый авыллар саны бихисап. Шуларның берсе – Явьязы авылы.

Бүгенге көндә инде монда кайчандыр гөрләп торган авылны берни дә хәтерләтми дисәк тә була. Ике-өч җимерек өй моңаеп утыра, яшь агачлык баскан. Шулай булса да, явьязылылар туган авылларын онытмыйлар. Даими рәвештә “Саумы, авылдашлар” бәйрәмнәре үтеп тора. Үткән елны халык бердәм булып, зират киртәләрен яңартты.

Явьязы авылы Штәнде авыл биләмәсенә керә. Билгеле мәгълүматлар буенча 1914нче елда Кыйгазы авылыннан Зиннәт, Сәбир һәм Садыйкъ исемле кешеләр гаиләләре белән күченеп килеп, авылга нигез салганнар. Совет чорында авыл “Дуслык” колхозына кергән. 1960нчы елда мәктәп төзелә, ә 1961нче елда – беренче кибет.  1920нче елда – 117 кеше, 1939 – 151, 1959 – 156, 1989 – 19, 2002 – 3 кеше исәпләнгән.

Автор:
Читайте нас: