Балтач районының документаль тарихы муниципаль архивта саклана.
Балтач район дәүләт архивы якынча 1937нче елда оеша. 1937—1955нче елларда архив үз исемен берничә тапкыр үзгәртә: архивариус, район архивы, район дәүләт архивы, район башкарма комитетының архив бүлеге һәм башкалар. 1955 елның 30нчы ноябрендә БАССР Министрлар Советының «Шәһәр һәм район дәүләт архивлары турында» карары кабул ителү белән район дәүләт архивы оештырыла.
1963нче елда районнарны эреләндерү сәясәте барганда, Балтач һәм Борай районнары берләшү сәбәпле, 1963—1965нче елларда Балтач район дәүләт архивы булмаган. 1925—1962нче елларда 178нче номерлы акт нигезендә 82 берәмлектәге документлар Башкорт АССРның Үзәк дәүләт архивына тапшырыла. 1965нче елның октябреннән 1987нче елның декабренә кадәр район архивы дәүләт архивы дип аталган.
БАССР Министрлар Советының 1987 елның 11нче ноябрендәге «Район башкарма комитетларының архив бүлекләрен район дәүләт архивлары базасында төзү турында» карары нигезендә, 1988нче елда район дәүләт архив базасында район Советы башкарма комитетының архив бүлеге оештырыла, ул 1992нче елның июненә кадәрге мәлдә була.
1992нче елның июненнән 2006нчы елга кадәр бүлек Балтач районы Хакимиятенең архив бүлеге дип атала, 2006нчы елдан — Балтач районы муниципаль район Хакимиятенең архив бүлеге. "Башкортстан Республикасы Балтач районы муниципаль район хакимияте структурасына үзгәрешләр кертү турында" муниципаль район Советы 2016 елның 18нче июлендәге, 71/419 номерлы карары нигезендә муниципаль район Хакимиятенең архив бүлеге БР Балтач районы муниципаль район Хакимиятенең архив хезмәте дип үзгәртелде.
Архив бүлеге хезмәткәрләре турында документаль белешмәләр 1937нче елдан бирле район башкарма комитеты хезмәткәрләренең хезмәт хакы алу ведомостьлары буенча табылган. 1937—1946нчы елларда районның беренче архивчысы булып Әхияр Хөснуллин эшли. 1946—1955нче елларда берничә архивариус: Исламова М., Халикова Мәрзия, Вәлиева Ганидә Миңнивәли кызы, Шәехова Тәкъмилә, Котдусова Әлфизә, Шәймуллина Г. Ш., Мостафина Мөслимә, Хәкимова Рәүфә Ф. (кемнеңдер тулы исеме, әтисенең исеме билгеле түгел) алышынып эшлиләр.
1955нче елдан 2016нчы елга кадәр дәүләт архивы мөдире вазифасын кертү белән архив мөдирләре булып Сәетова Нәфизә С., Муллагалиева Кәбира Ф., Хәлиуллина Мөнирә М., Паруллина Любовь, Әхмәдишина Әлфизә Г., Хәмәтханова Флорида З., Сәрвәретдинова Сания Г., Субушева Лира Лотфулла кызы, Шәяхмәтова Раушания Р., Мөкминова Айгөл Р. хезмәт салдылар. 2016нчы елдан алып хәзерге вакытка кадәр муниципаль район Хакимиятенең архив хезмәте мөдире булып Биктубаева Элина Альберт кызы, архивариус Нурисламова Айсылу Фәһим кызы эшлиләр. Алар районның архив фондын саклап калу һәм тулыландыру буенча армый-талмый хезмәтләре өчен үзләренә кадәр эшләгән хезмәткәрләргә рәхмәт белдерәләр.
Бүген районның архив фонды 107 фонд, 28 384 саклау берәмлеге белән тәкъдим ителгән—булган архив документлары 1941нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр районның икътисади, мәдәни, социаль һәм иҗтимагый тормышын ачып бирә. Архив фонды исәбенә Балтач районының тарихи кыйммәте булган хакимият органнары, суд, прокуратура, планлаштыру һәм статистика, авыл хуҗалыгы, мәгариф, матбугат, сәламәтлек саклау органнары документлары керә. Архивта саклана торган иң борынгы документлар– 1941нче елдан бирле – Балтач районы прокуратурасы, Райпотребсоюз, Райуполминзаг документларыннан гыйбарәт.
Архивка шәхси состав буенча 18 меңнән артык саклау берәмлеге рәсми документлар буларак тапшырылган, алар нигезендә район халкына хезмәт хакы һәм стаж турында белешмәләр бирелә. Ел саен архив хезмәткәрләре гражданнар мөрәҗәгате буенча һәм РФ Пенсия фонды Идарәсе соравы буенча 1500гә якын белешмә әзерләп бирә. Ә архив белешмәсен архив хезмәтенә шәхси мөрәҗәгать иткәндә, Русия почтасы аша, электрон почта аша һәм “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша алырга мөмкин.
РФ пенсия фонды һәм социаль иминият фондының архив хезмәте белән бүлекләре арасында электрон документ әйләнеше җайга салынган. Ел саен районның архив фонды 32 архив туплау чыганагы – оешмалар, учреждениеләр, авыл биләмәләре тарафыннан тулыландырыла, шулай ук архивта 12 шәхси фонд документлары саклана.
Соңгы вакыт эчендә заманча мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кертү һәм башка юнәлеш буенча, архивлар алдына яңа бурычлар куелды. Архивта мәгълүмат технологияләрен кертүнең бер мисалы—документларны цифрлы форматка формалаштыру, ягъни әйләндерү эшчәнлеге. Бүгенге көндә архивның фәнни-белешмә аппараты, 1965—2005нче еллардагы Балтач район Советы башкарма комитеты документлары цифрлы форматка формалаштырылды. 2022нче елда район торак пунктларының хуҗалык китапларын халык тарафыннан иң кирәкле, ихтыяҗлыгы зур документлар буларак, цифрлаштыру эше башланды.
Архивчыларның эшен кәгазь тузанын кузгатудан тыш күз алдына да китереп булмый. Үткәннәр һәм бүгенге көнне бәйләүче күпер булдырудай эшчәнлек үзе бик җентекле булса да, үтә кызыклы ул.
Без, архив хезмәткәрләре, районның архив фондын саклап калу һәм тулыландыру гына түгел, ә архив документларының халыкка, ягъни саклаудагы документларны һәрьяклап файдалануга, документларның күргәзмәләрен оештырып, балалар һәм яшүсмерләр өчен экскурсияләр үткәреп,таныштыруны үз алдыбызга максат итеп куябыз.
Наша задача сохранить документы и сделать так, что бы и сегодняшний и завтрашние дни вошли в историю, ведь сегодняшний день это завтрашняя история и мы, архивисты вполне согласны с выражением французского писателя Шарля Бребана о том, что «Архивы являются житницей исторической науки.Историкибудущего упрекнули бы нас, если бы мы ничем не пополнили нашу житницу».
Безнең бурыч—документларны саклап калу һәм бүгенге, иртәгәге көннәр тарихта калдырырлык итеп эшләү, чөнки бүгенге көн—иртәгәге тарих һәм без, архивчылар француз язучысы Чарльз Бребанның "Архивлар тарихи фәннең үзәгедәй яши" дигән сүзләре белән килешәбез. Әгәр дә без яшәүчебезне бернәрсә белән дә тулыландырмасак, тарихчылар безне шелтәләр иде. Архивлар—тарихтагы күперләр кебек, алар ныклы булсын.
Элина БИКТУБАЕВА, районның архив хезмәте мөдире.