Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 февраль 2023, 05:00

Гаилә клубында очрашулар

Мобилизацияләнгәннәрнең әниләре һәм апалары, Балтач районындагы гаилә хезмәте белгечләре "Яңа жизнь" проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Очрашу урыны" гаилә клубында катнашу өчен берләштеләр.  

Гаилә клубында очрашулар
Гаилә клубында очрашулар

Уртак тырышлык белән хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция үткәрү зонасына җибәрү өчен токмач киселде. Гаилә хезмәте белгечләре гаилә клубы  "Конфликтлардан чыгу юлы"темасына тренинг-әңгәмә үткәрделәр. Тренингта катнашучылар конфликтны билгеләү, конфликтлы ситуацияләрдән конструктив чыгу стратегиясе, низагтан соң мөнәсәбәтләрне ничек торгызырга икәнлеге белән таныштылар. Чара ахырында Гаилә хезмәте психологы И. Сәляхова ата-аналарга "Ышаныч телефоны" эше турында искә төшерде.

Мондый чаралар гаилә кыйммәтләрен сакларга юнәлеш бирә. Аралашу, уртага салып сөйләшү иң мөһиме булуы ассызыкланды.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: