Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2023, 09:34

Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәйкәленә веноклар салдылар

Иске Балтач 2нче урта мәктәп укучылары , ОБЖ укытучысы Хәсәнов Наил Маннаф улы белән бергә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәйкәленә веноклар салдылар.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәйкәленә веноклар салдылар
Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәйкәленә веноклар салдылар

Һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук һәйкәл территориясен коры ботаклардан чистарттылар, кар чистартып юлларны ачтылар. Мондый чаралар яшь буында халкыбызның гореф-гадәтләре белән танышуга нигезләнгән патриотизм хисе формалаштырырга ярдәм итә. Тыныч тормыш хакына гомерләрен биргән кешеләрне истә тоту һәм хөрмәт итү – безнең бурычыбыз.

Ә үсмерләр чактан мондый эш даими алып барылса ул тәрбияви әһәмияткә ия. Ил батырларының каһарманлыгы онытылмасын өчен мөгаллимнәр мөһим эшне башкара. Укучылар зур теләк белән эшне башкара. Һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышында һәлак булган вәкилләр бар. Еллар үтә, ә батырлыклары мәңгелек булып кала.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәйкәленә веноклар салдылар
Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәйкәленә веноклар салдылар
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: