Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2023, 07:00

Ихлас күңелдән һәркем кушылды

Мишәр авылы халкы һәм читтә яшәгән авылдашлар икенче тапкыр МХОдагы якташларга әйбер җибәрү өчен акча җыйды.

Махсус хәрби операциядә катнашкан якташларның язмышына битараф түгел Балтач районы халкы. Һәр авыл халкы булышырга тырыша. Мәсәлән, безнең Мишәр авылы халкы һәм читтә яшәгән авылдашлар икенче тапкыр МХОдагы якташларга әйбер җибәрү өчен акча җыйдык. Авылдашлар актив катнашты. Бу юлы бергәләшеп16 мең сум акча җыйдык.

Беренче тапкыр җыелган акчага исә МХОда катнашкан якташларыбыз белән элемтәгә чыгып кирәк-ярак хәстәрләдек. Шәхси гигиена әйберләре, тәм-том, җылы киемнәр алынды. Якташларыбыз бу ярдәмнән канәгать булды. Бераз булса да ярдәм кулы сузасы килә. Шулай алар тарафыннан яуланган җиңүне якынайтуда үз өлешебезне кертәбез. Әйдәп мөрәҗәгать итү белән һәркайсы хәйрия эшенә кушыла. Бу сокланырлык күренеш. Мишәрлеләрнең җибәргән ярдәмнәре егетләрнең күңелләренә, тәннәренә җылылык өстәсен.  Якташлары аларга изге теләктә кала.Туган якларына исән-сау булып кайтуларын көтеп калабыз.

Назыйф Галләмов.

Автор:
Читайте нас: