Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2023, 13:08

Герой-якташыма

Батыр якташы Фәнис Хөсәеновка багышлап Ләйсән Кәшфи шигырь иҗат иткән.

Герой-якташыма
Герой-якташыма

Герой-якташыма

Утлы заман өчен тудың мени,
Бигрәк яшьли киттең, ай, Фәнис!
Без Аллаһтан килдек һәм кайтабыз,
Утырып дога кылыйк, әйдәгез.

Герой Фәнис, кыю якташ Фәнис!
Син - горурлык безнең йөрәктә.
Илем оран салды бар дөньяга,
Синдәй каһарманнар кирәктә.

Кем уйласын гади авыл углы
Котын алыр диеп дошманның !?
Җенен җептәй иттең әсирләрнең,
Танкын йолкып алдың куштанның.

Якташларны үлем тырнагыннан
Тартып алдың, җаның аямый.
Без сине дә исән көткән идек,
Ах! Бәгырьләр әрни, җан каный.

Их! Әниеңнең йөрәк җәрәхәтен,
Ниләр белән бәйлик, и Фәнис?
Нинди сүзләр табыйк юатырга?
Кайгылары бигрәк авыр ич.

Тәтешлене дөнья тарихына
Уеп яздың хәләл кан белән.
Җәяү чыгып киттең Яң(а)кайпаннан,
Кайтып кердең бөек дан белән.

Ләйсән Кәшфи, 14 гыйнвар, 2023 ел.

Чыганак һәм фото: Землячество Татышлинского района. 

Автор:
Читайте нас: