Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2023, 08:35

Җомга, 13...

Бу көнне ниләр эшләргә ярамый?

Бу көнне башланган яңа эш – уңышсызлыкка дучар булачак дигән сүз бар. Мөһим гамәлләрегезне башка көнгә күчереп торыгыз.

Җомга көнне, 13ендә утыртыл­ган үсемлекләр үсмәячәк, дип сөйлиләр.

Тагын бер сынамыш: 13е көнне ерак юлга чыгарга ярамый, юлда күңелсезлекләр көтәчәк. Әгәр ырым-шырымнарга ышанасыз икән, сә­фәрегезне кичектерегез.

Бу көнне туй үткәрергә киңәш ителми. Янәсе, җомга көнне, 13ендә корылган никах ышанычлы һәм ныклы булмаячак.

Бу көнне бурычка акча бир­мәгез, янчыгыгызга ул кире кермәс.

Тагын бер сынамыш: бу мистик көндә көзге алдына басып берни турында да уйларга ярамый. Аларның бөтенесен тыңласаң, чәчләр үрә тора.

Бөтен бәла кешеләрнең бу көнгә карата мөнәсәбәтеннән барлыкка килә, ди психологлар. Уңышсызлыкларның сәбәбе булып үз-үзеңне нигәдер инандыру, шул хакта һәрчак уйлау һәм курку тора. Психологлар ышандырганча, күңелсез хәлләр бу көнне хәвефле кәефкә бирешкән кешеләр белән килеп чыгачак. Әгәр дә сез гел начарлык турында уйлап йөрисез икән, димәк, ул, һичшиксез, килеп чыгачак

Чыганак

Автор:
Читайте нас: