Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2023, 16:48

Ялган таратырга бигрәк остардылар

 Интернетта "кызыктыру өчен" танылган кешеләрне аердыралар. Бер шагыйрәне "үтереп" тә куйганнар. 

Күптән түгел  җырчылар Гөлназ Асаеваны һәм Вилдан Шәмсетдиновны "аерылыштырып куйдылар".  Кемдер киңәш бирде, сабыйларын жәлләде. Социаль челтәрдәге комментарийларда аларның якташлары шик белдереп язды. Авылга бергә кайталар, концертны бергә куялар , имеш. Кем белсен, эшләре уртак булгач, дип икеләнүчеләр дә булды. Менә алардан кызыксынганнар. Шунда Вилдан Шәмсетдинов бу хәбәргә үзе дә аптыравын һәм якыннарын тынычландыруын әйткән. Концерт директорлары гына булуын, пиар белгечләре булмавын җырчы аңлаткан. 

Җырдагыча, дус дигәнең дошман булса иртән торуларыңа, дип әйтәсе килә...

Аерылу кушылу була торган эш. Менә шагыйрә Гөлнур Айзетуллованы шулай бер бәндә "үтереп" тә куйган.  Хәбәр сатучылар ни кылганын белмәгән чор башландымы соң? Ул язучы исән-сау, бу эшкә үзе дә хәйран.

Нинди максат белән кеше язмышы белән шаяралардыр. Бумеранг законнары көчле булуын онытмасыннар иде дә соң... 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: