Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2023, 13:10

Яңа елда боздан полицейский ясап шофёларның котын алган

Башкортстанда яшәүче оста ханым исерек шоферларны күпләп боздан дәүләт автоинспекторы,  полицейский патрульный машина ясап   туктаткан. Кызык очраклар булган икән.

 Учалы районы Яңабайрамгол авылында яшәүче Фәйзә Фәттахова кар һәм боздан дәүләт автоинспекторы скульптурасы һәм юл-патруль хезмәте машинасы ясаган, бу хакта төбәк эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

  "Һәм монда нәрсә башланды! Кайберәүләр, фигураны Дәүләт автоинспекциясенең чын хезмәткәре дип кабул итеп, хәтта йортларыннан чыгып китүдән курка. Чөнки алар үз аеклыкларына ышанмыйлар иде!"- диелә анда. Бу мәгълүматларга караганда, кайбер машина йөртүчеләр скульптураларны күреп,  кире борылып кайткан, ә кайбер машина хуҗалары патруль  бераз вакыт үткәч бу урыннан икенче җиргә китүен  көткән, ә авыл кешеләре аларга сыннарның бозлы булуын аңлатканчы бу хәл дәвам иткән. Эчке эшләр министрлыгында урындагы хатынга исерек килеш машина йөртүне профилактикалауда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдергәннәр. Оста Фәйзә Фәттахованың фантазиясе дә бай икән. Күбрәк мондый боздан дәүләт автоинспекторы скульптурасын Яңа ел алдыннан ясауны профилактикаларга кирәк.     Чыганак

Автор:
Читайте нас: