Хезмәт сөюче,эшсөяр гаиләдә туган ул. Әтисе Әхкам Әнвәр улы Түбән Карышның абруйлы, күренекле кешесе булган. Бөек Ватан сугышы ветераны, коммунист. Гомер буе партия органнарында эшләгән, ышанычлы иптәш, сабыр, миһербанлы, саф күңелле кеше, меңнәргә үрнәк булырлык җитәкче булган.1934нче елда Әхкам Сәхәпов КПССның Балтач райкомына эшкә чакырыла. Оештыру бүлегендә инструктор булып эшли, бераздан шушы бүлекне җитәкли. 1935нче елда беренче балалары Нәсимә дөньяга килә. Иптәше Хәтимә белән 8 балага гомер биреп, үрнәкле гаилә булып яшәгәннәр. Хәтимә апа тыл ветераны, сугыш елларында фидакарь хезмәт күрсәткән, күпләргә ярдәм иткән, тырыш хезмәттә гомер кичергән. Сугыш елларында үрнәкле хезмәте өчен бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Күрсәткән игелекләре өчен Ходай аңа , “Герой ана” ордены кавалерына, озын гомер биргән. Әни кеше балалары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә 99 яшькә кадәр яшәп тыныч кына күзләрен йомды. Балалары өчен ышанычлы киңәшче, рух чишмәсе, яшәү үрнәге булган Хәтимә апа. Атасына карап улын коч, анасына карап кызын коч, ди халкыбыз. Балалары эшкә өйрәнеп, үзаллы тормышка әзерләнгәннәр. Иң олы егет Ринат техникага һәвәс була. Әтисенең сүзләрен әледә, үзе әтисе яшенә җитеп килгәндә дә кагыйдә итеп хәтерендә саклый: “Абруйлы, ихтирамлы булыр өчен халыкка, илгә хезмәт күрсәт. Хезмәт юлыңны гади эштән башла. Сиңа, райком хезмәткәре малаена, "аксөяк улы" дип караячаклар әле. Күпләрнең тормышын, яшәү халәтен аңларсың!”—дип үгет-нәсихәт бирә. Шуңадыр Ринат укып чыгып район техник станциясендә шофёр булып эшкә урнаша.
Хәрби хезмәтне 3 ел Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә авиация гаскәрләре сафларында үткәрә. Тырыш хезмәтен күрәләр егетнең. Гаиләсенә Мактау хатлары килә.
Хезмәтне тәмамлап, элек эшләгән урынына кайта. Механикалаштырылган колонна начальнигы итеп билгелиләр үзен . Көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килә егеткә.
Җитәкче булып эшләү – меңләгән мәсьәләне хәл итәргә өйрәнү ул. Иң беренчесе синең кул астыңда эшләгән кешеләр белән сөйләшә белү. Һәркөн иртән эшкә чыгар алдыннан дистәләгән үзең кебек тырышып эшләүче егетләр кырына барганыңны онытма. Максат – аларга ярарга тырышу түгел, ә аларның иптәше, фикердәше, теләктәше булу. Эш барсын өчен бердәмлек, бер –береңне бер- ике сүздән аңлау кирәк. Уңышлы эшнең нигезе шунда. Ул коллективта күбесе ир-ат халкы иде. Ә ул халык кенә йөретә белми. Әйтерен әйтә дә, эшкә чума. Эшче кешенең психологиясе шундый бит. “Әнә шул егетләрне олыгайган көндә дә искә алам, сагынам. Хезмәт юлына аяк баскан, көч-куәт ташып торган чак. Белмим, яшьлектер инде. Ничектер арыган да сизелми иде. Кыенлыклар, каршылыкларны да тиз онытасың. Мин бит “Сельхозтехника”ның корифейлары “Почёт билгесе” ордены кавалеры, БАССРның атказанган механизаторы Николай Антонович Федосов, бу коллектив тарихында якты эз калдырган Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәнир Талип улы Галихановлар кул астында эшләдем. Фанир Талип улы бөтен көчен, оештыру сәләтен оешманың производство базасын төзүгә, эшчеләрнең көнкүреш шартларын яхшыртуга бирде. Алар вакытында эшне оештыру һәм таләп итү бик югары дәрәҗәдә булды. Хезмәт дисциплинасы, эшкә караш үрнәкле иде. “Сельхозтехника”ның Балтач берләшмәсе күп тапкырлар Русиянең һәм Башкортстанның Күчмә Кызыл Байрагына лаек булды”.
Райком Р. А. Сәхәповны Свердловск Югары партия мәктәбенә укырга җибәрә. Уку тәмамлангач, Ринат Әхкам улы Балтач район партия комитетында инструктор булып эшли. Бер елдан соң аны “Чулпан”колхозына башлангыч партия оешмасы секретаре итеп тәгаенлиләр. 1983нең июль ае. Урып-җыю кампаниясенең иң кызган чагы. Сәхәпов Р. А. ул көннәрне болайрак хәтерли: “Райком вәкиле белән барып җиттек Иске Янбайга. Басуларга карап барам. Иген уңган, ләкин комбайннар гөрелтесе ишетелми. Колхоз рәисе үтә сабыр кеше— Мөдәрис Нәзгать улы Шакиров. Мине бик мактап коммунистларга тәкъдим иттеләр. Авыл тормышы, механизаторларның, сыер савучыларның ихтыяҗларын бәләкәйдән аңлап үстем. Ул вакыт өчен бик зур колхозда мине үз кеше итеп кабул иттеләр. 1984нең июнь аенда КПССның Балтач райкомы тәкъдиме буенча яңадан район үзәгенә кайтырга туры килде. ”Авыл тормышы, аның проблемалары Р. А. Сәхәповка күптән таныш. Монда тырыш, тормышка гашыйк кешеләр яши. Күпне күргән, күпне кичергән сугыш һәм хезмәт ветераннарына олы хөрмәт, ихтирам белән карый Ринат. Колхозның уңган, хезмәт сөюче халкы белән эшләү партия оешмасы секретаре өчен үзе бер имтихан, онытылмаслык сабак була. Халык мул яши. Кайсы йортка керсәң дә өстәлендә мул ризык. Чоланында капчык – капчык бодай. Каралтыда сыер, кышлак. Сәндрә тулы печән, фуражы җитәрлек. Авыл саен ике – өч көтү мал. Мул яшәде авыл кешесе. Фермалар тулы мал, гади колхозчыга эшләргә дә эшләргә. Мәктәп, мәдәният йортлары гөрләп эшләп утыра. Ел нәтиҗәләре буенча отчёт җыелышларында алдынгыларны бүләкләү традициягә кергән“ Чулпан” колхозы идарәсе һәм партоешма биргән “Мактау грамота”сын кыйммәтле ядкарь итеп саклый Сәхәпов. Монда, халык белән эшләгәндә яхшы мөгалләмә, якты мизгелләр генә истә калган. Ул елларны сагынып яши хезмәт ветераны Ринат Сәхәпов.
Партия солдатын җаваплылыгы күбрәк, эш фронты киңрәк вазифага күчерәләр. Яңа тернәкләнә башлаган “Сельхозхимия» производство оешмасына җитәкче булып килә. Монда эшкә килү белән торак мәсьәләсен игътибар үзәгенә ала. Тулай тораклардан тыш, ике фатирлы йортлар салына. Адәм баласы үз йорты, бакчасы, мунчасы булган торакта яшәргә тиеш. Гомум торак – вакытлы яшәү урыны. Анда ялгызаклар, вакытлыча эшкә килүчеләр тора. Һәр гаиләнең үз оясы булуы шарт. Бу юнәлештә хәтсез эшләр эшләнә. База ныгыды. Җылытылган гаражлар, оешманың территориясе төзекләндерелә. Контора төзергә проект эшләнә. Иртән рейска чыгучылар яңа төзелгән контроль – чыгару пункты аша үткәрелә. Елына 360 – 362 вагон ашлама кайтарыла. Аларны вакытында бушатырга кирәк. Бу мөһим эш өчен махсус бригада төзелә. Кайбер көнне икешәр вагон килә. 6 вагон ашламаны вакытында алырлык техника булдырыла. Әйтелгәннәрдән тыш баржа белән мең тонна калий хлор кайта. Бөтен омтылышларыбыз район басуларында һәр гектардан уңышны күтәрү. Бу бурыч партия органнары алдында 1953нче елның (сентябрь) Пленумында ук куелган иде. Бу өлкәдә күп эшлисе бар әле. Басуларны известьлаштыруны алга алдык. Балтач басулары әче туфраклы.Тозлыкуш сазлыгы, Мәнәгәз, Илекәй сазлыгыннан туф ташыла. Тимкә авылы кырындагы “Кәҗә тау” да известь хәзерләү өчен тегермән төзелә. Электр линиясе тартып, экскаваторлар куела. Чиста известь чыгаручы тегермән ходка китә. Эрерәк ташлар юлга җәелә. Бер атуда ике куян. Оешмага прицеплы "Урал" машиналары кайтару эшне киң колачта алып барырга зур адым була. Басуларга чыгарылган известьның күләме 5000 тоннадан 8000 тоннага җиткерелә. Район басуларында уңыш бермә-бер күтәрелә.
1986нчы елның май аенда райсовет рәисе Наил Хәмәт улы Садрисламов Сәхәповны төзелеш буенча урынбасар итеп тәгаенләүгә ирешә. Бу эштә аңа районга газ кертү глобаль бурычы куела. Мәсьәлә буенча ифрат күп эшләнелә. Проектларны гамәлгә кую, магистраль өчен трубалар юллау башланды. Бер ел дәвамында Рәшит Тәрәкый улы Исламов белән мөнәсәбәтләр эш чикләреннән чыкмады. Яңа командада төзелеш буенча эшләрне Тәлгать Хөснулла улы Хәйруллин дәвам итте. Р. Т. Исламов белән бер- берсен ихтирам итү сакланды. 1990нчы елда Муртаза Рәхимов ярдәме белән районга 20 “КамАЗ” машинасы кайтарылды. Сәхәпов үзенең әрсезлеге, кешеләр белән тиз гомүм фикергә килә белүе белән Яр Чаллы шәһәренә барып, КамАЗның генераль директоры Бех Н.И. кырына кереп уңай җавап алуы турында хәбәр район җитәкчеләренә дә тәэсир иткән күрәсең. Хәер, алар Ринат Ахкам улына районда су үткәрү системасын яңарту, өр яңа “ Водоканал” оешмасын төзү эшен ышанып тапшыралар. Монда да Сәхәповка дуслары ярдәмгә киләләр. Р. Т. Исламов бу эшне Ринат Ахкам улы башкарып чыгарына ышана.Чынлап та суүткәргеч заман таләпләренә җавап бирерлек итеп яңартыла. Ниһаять, система дәваханәнең өченче этажына су менәрлек итеп үзгәртелә.
Халык алдында тапшырылган Русия регионара үсеш министрлыгының Почёт грамотасы,” Хезмәт ветераны”, “ФСБ органнарына —100 ел”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Район администрациясенең күп сандагы Мактау грамоталары бар.
Пенсия яшенә җиткәч Сәхәпов Р.А. кече эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый. “ Газремстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештыра.Үзенең әти-әнисе яшәгән Түбән Карыш авылы юнәлешендә газ магистрале тарта. Югары Карыш, Анновка, Чуртанлыкүл авылларына газ кертә. Бу объектларның һәрберсенә проект-смета документлары эшләтә. Түбән Карыш авылы мәчетенә газны үз исәбенә үткәрә. Югары Карыш мәчетенә дә газ керә. Чуртанлыкүл авылында мәчет төзүдә актив катнаша. Якташларына булган амәнәтен үти. Район үзәгендәге беренче мәчетне төзеп бетерергә ярдәм итә. Бинаның түбәсенә калай алып кайтып яптыра. Мата, Штәнде авылларына мәчет манарасы эшләтеп күтәрә. Чишмә авылына газ линиясе тарта.
Ринат Сәхәпов инде олы яшьтә булуына карамастан сафта кала. Ул “Башнефтедобыча” оешмасының генераль подрядчигы. Уңган, булдыклы кешеләр өчен еллар киртә була алмый. Олы йөрәкле, саф күңелле акыллы егетләр фанилыкның кадерен белеп яшиләр.
Xәнис XАҖИМОВ.