Айык авыл-2022" конкурсы кысаларында, Мата авылы клубы хезмәткәре, Штәнде мәктәбендэ, яшь буынны Ватан хәрбилек рухында тәрбияләүгә багышланган гражданнар оборонасы буенча чара үткәрде.
Әлеге чараның максаты- укучыларга тормыш иминлеге нигезләре фәненә кызыксыну уяту, иминлек кагыйдәләрен үтәүне булдыру, төрле шартларда үз- үзеңне тоту казыйдәләрен өйрәнү иде.
Күнекмәләр барышында теоретик һәм гамәли чаралар эшләнде.Шулай ук шәхси саклану чаралары, аларны куллану ысуллары белән таныштылар,противогаз ,пожарныйлар костюмын тиз арада кию буенча өйрәнүләрдә актив катнаштылар.