Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2022, 15:48

“Ак Бим кара колак” киносын хәтерлисезме?

Бимны уйнаган эткә тормышта мәхәббәт һәм дан түгел, ә күбрәк газаплар кичерергә туры килә.

Стив - ннглиз сеттеры, "Ак  Бим кара колак” фильмының төп герое - Вячеслав Тихоновның гаҗәеп дусты буларак совет киносы тарихына керде. Стивны актерлар үзара Степка дип тә йөрткәннәр.

Бимны уйнаган эткә тормышта мәхәббәт һәм дан түгел, ә күбрәк газаплар кичерергә туры килә. Этнең хуҗасы аны кинода төшергә дип киностудиягә арендага биргән булган. Һәм ел ярым эчендә бер тапкыр да килеп хәлен белмәгән.

Яхшы эт хуҗасы булган икән...кызганычка каршы... Бер ягы яхшы, эткә кинода төшкән вакытта, игътибар һәм кайгыртучанлык белән чолгап алыну бәхете тия.

Кино мәйданчыгының актерлары һәм хезмәткәрләре сеттерны (этнең породасы)  чын күңелдән яраталар һәм төрле тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. ә Вячеслав Тихонов эткә  аеруча нык ияләшә, аның чын дусты була, бергә буш вакытларын үткәрәләр, ауга да бергә йөриләр.

Эт барлык трюкларны уңышлы башкара, һәм төп күренешләрнең берсен генә ул авыр кабул итә.

Бер эпизодта фатирдан хуҗасын носилкада алып чыккач, Бим моңсу карап калганын хәтерлисезме?

Степка хуҗасын сагыну хисен күп тапкырлар кичерсә дә, команда буенча аңа бу эмоцияне кабатлау катмарлы була, чөнки алар алдаша белми. Шул ягы белән эт кешедән аерыла да инде.  Шул чакта Тихоновны һәм аның дүрт аяклы хезмәттәшен берничә көнгә аерырга туры килгән. Актерны сагынгач кына эт кирәкле хисләрне күрсәтә алган.

Кино төшерү бетә, Эт артыннан хуҗасы килә, Степка онытмаган, шат. Степка өенә кайта. Теге “яхшы” хуҗасы белән бәхетле очрашу озакка сузылмый! Берникадәр вакыттан соң ир-ат яшь хатынга өйләнгән, ә ул өйдәге эткә каршы була. Бәхетсез Степка режиссерларга һәм аучыларга арендага бирелеп, кулдан-кулга йөрегән дигән имеш-мимешләр йөри. Кайбер чыганакларда аны Тихонов эзләгән дә диләр, тик таба алмаган...Шулай итеп, төрле хуҗаларга бирелеп, аларга ияләшүгә һәм яңадан аерылышуларга түзә алмыйча, үлә.

Меңләгән тамашачыга ошаган эт хуҗасының мәхәббәтен яулый алмады...

Автор:
Читайте нас: