Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь 2022, 14:57

“Мин укытучы кызы булуым белән горурланам...”

“Әллүки” журналына Балтач кызы әнисе турында хат язган.

“Мин укытучы кызы булуым белән горурланам...”
“Мин укытучы кызы булуым белән горурланам...”

"Әниемнең һөнәре" конкурсына Сәйтәк урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Юлиана Ибраһимова газиз кешесе турында бик матур хат язган.  

"Минем әнием – Руфина Вадим кызы Ибраһимова укытучы hәм мәктәп директоры булып эшли. Ул үсмер чагыннан ук укытучы булырга хыялланган. Яхшы укыган, сыйныфтан тыш чараларда, мәктәп тормышында актив катнашкан. Әнием мәктәптә хәзер инде 16 ел эшли.

Мин укытучы кызы булуым белән горурланам. Әниемнең йөзен кызартмас өчен бик тырышып укыйм. Минем әнием иң яхшы, ягымлы кеше. Буш вакыты булмаса да, башкаларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша",  - дип язган Юлиана әнисе турында.

 

Чыганак: "Әллүки" журналы. 

Автор:
Читайте нас: