Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2022, 10:43

Үрнәкле шәхес

Бар табигать көзге муллыкка күмелгән алтын көздә Каргалы авылында гомер кичерүче Фәгыйлә Гәдбелхак кызы Әхмәтдинова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.

Үрнәкле шәхес
Үрнәкле шәхес

Бар табигать көзге муллыкка күмелгән алтын көздә Каргалы авылында гомер кичерүче Фәгыйлә Гәдбелхак кызы Әхмәтдинова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.

Ул 1932 елның 25нче сентябрендә Яңа Балтач авылында туган. Әтисе Гәбделхак 1941нче елда Бөек Ватан сугышына китә, әнисе Ямилә 1942нче елда авырып якты дөньяларны калдырып, өч баласын ятим итеп бакыйлыкка күчә. 1944нче елда әтиләре яраланып туган ягына кайта, аның уң кулы эшкә яраксыз була.

Фәгыйлә Әхмәтдинова кечкенәдән колхоз эшләренә йөри, туганнарын караша, мәктәптә тырышып укый. Балачак еллары бик авыр шартларда үтә.

7нче сыйныфны тәмамлагач, Бөре педагогия училищесында белем ала. Уку йортын уңышлы тәмамлап, туган районына эшкә кайта. Көндәшле, Мата, Каргалы мәктәпләрендә 40 елга якын башлангыч сыйныфларны укыта. Ћөнәрен яратып, бар күңелен, вакытын мәктәп тормышына багышлый.

1953нче елда каргалы авылы егете—булачак тормыш иптәшен—Кавис Хөснулла улын очратып, икесе дә Мата авылында укытучы булып эшләп матур гаилә корып җибәрәләр. Ике ул, ике кызга гомер бүләк итеп Каргалы авылында күркәм йорт җиткереп бик матур парлы гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше 1995нче елда якты дөньяларны калдырып бакыйлыкка күчә.  Фәгыйлә Габделхак кызы күп еллар үзенең хәер-догаларыннан калдырмый, якты истәлекләр белән сагынып яши.

Күпме генә авырлыклар күрсә дә ул көчле рухлы булып, язмыш куйган сынауларны сабыр кичереп, заман авырлыкларыннан өстен булып яшәргә hәрчак көч таба.

Бүгенгесе көндә Фәгыйлә Әхмәтдинова җәй көннәрендә үзенең йортында, үз дөньясында матур итеп яши, ә кыш көннәрендә 2 кызы, 2 улында, оныкларында кадерле кунак булып яши.

Җәйләр җитсә балалары, 9 оныгы, 17 оныкчыгы әнисе-зур әниләре янына ашыгалар, ә Фәгыйлә Әхмәтдинова аларны тәмле-тәмле ашлар белән сыйлап, догалар укып, рәхмәтләрен әйтеп күздән югалганчы озатып кала.

Бәхеткә, аның изге күңелле, киң йөрәкле hәм иманлы күршеләре бар. Яккан мунчаларыннан, тәмле аш-суларыннан калдырмыйлар, кереп хәлен беләләр, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга hәрчак әзерләр. Ходай зурласын үзләрен.

Авылда Фәгыйлә Габделхак кызын hәркем ихтирам итә, бу балалары өчен дә зур горурлык. Укыткан укучылары ераклардан кайтып, хәлен сорашып торалар, мәктәп елларын искә алып бүләкләр, котлаулар белән сөендереп торалар.

Аның олы йөрәгенә, киң күңеленә сокланмый мөмкин түгел. Һәрбер килгән туганга, кунакка ачык йөзле, киң күңелле хуҗабикә, күрше-күләннәрен ихтирам итеп, хөрмәтләп яши. Аллаhыга шөкер, өлкән яшьткә булуына карамастан үз аягында, уш-зиhене дөрес, күзләре әйбәт күрә.

 Гомер буе бакчасында нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә үстермәде, нинди генә чәчәк, гөлләр бизәмәде дөньясын. Әле hаман бакчасындагы җиләк-җимешләрен җыеп эшкәртә, тәмле-тәмле кайнатмалар ясап балаларына, оныкларына шатланып өләшә.

Аның уңганлыгы, тырышлыгы—барсы өчен дә үрнәк. Кулыннан гомере буе бәйләме төшмәде. Бизәкле кофталар, оекбашлар, ихисап төрле киемнәр бәйләп оныкларын, хәтта бөтен туганнарының балаларын сөендереп яши. Килен-кияүләр белән мөнәсәбәте hәрчак яхшы, ихтирам итеп яши, үз балалары кебек якын күреп, киңәш-табышлар биреп яши.

Фәгыйлә Габделхак кызы мәктәптә эшләгән чорларда авылда да, мәктәптә дә тормыш гөрләп торган. Ул чорда укытучы ялкынлы агитатор да, кирәк булса „артист” та булган.

Укытучылар чит авылларга, Борай районына концертлар, спектакльләр куярга йөргәннәр. Алар сәхнәдә куйган „Айгөл иле”, „Ул кайтты”, „Ана хөкеме”, „Сулган чәчәкләр”, „Законлы никах белән” дигән популяр пьесалар халык hаман сагынып искә ала. Әйе, балаларны гына түгел, сәнгать теле белән гомум авылны да тәрбияләгән ул вакыттагы укытучылар. Шат күңелле, ачык йөзле Фәгыйлә Габделхак кызы күп еллар Каргалы авылының „Кыш бабае”да була. Кешеләрнең күңелен ачып, шатлык, бәхет өләшеп матур гомер кичергән.

Ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша, нинди генә эшкә тотынса да җиренә җиткереп, яратып башкара. Шуңа күрә дә үзе укыткан укучылары, авыл халкы ихтирам итәләр үзен.

Хезмәт биографиясен күп санлы котлау хатлары, Мактау грамоталары бизи, „Хезмәт ветераны”, Бөек Җиңүгә багышланган юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яшәүче Фәгыйлә Габделхак кызына кайгы-хәсрәт күрми, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын. Тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдашы булсын.

Автор:
Читайте нас: