Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2022, 20:38

“Үлем почмагы”

Доставалов батальоны пулеметчысы хезмәттәшенең өзелгән кулын коткаруы турында сөйләгән.

“Үлем почмагы”
“Үлем почмагы”

Доставалов батальоны пулеметчысы: “Бервакыт кич белән яңа задание килде һәм без юлландык. Танклар басып торган төшкә бастык. Аннан урман полосасын, дошман урнашкан почмакны, чистартырга дигән команда килеп җитте. Без бу урынны "Үлем почмагы" дип атаган идек.  

Безнең бэха (БМП-3) беренче булып кузгалды, аңа пехота иярде. “Үлем почмагына” барып җиткәч, пулеметтан ут ачтым. Ул вакытта безнең бер генә пулемет эшли иде. Ары таба безгә дә ата башладылар.

Безнең арттан килгән пехота да атышка кушылды. Алар гранаталар бәрә башлагач, дошман ягыннан ут тиз туктады.  Күпмедер вакыт үткәч, икенче яктан өскә җиде кызыл ракета күтәрелде һәм атыш дәвам итте. Мин пулеметны шул якка борып, ата башладым. Шул вакытта ниндидер тавыш ишетеп калдым:

-Ярдәм итегез!

Шул тавышка таба ашыктым. Зевс позывнойлы егетебезнең кулын тиресе генә тотып тора иде. Каты яраланган. Промедолны чак табып алдым.  Зевс уколны ничек ясарга кирәклеген аңлатты.

Зевс хәл җыйгач, тизрәк тылга алып кайтырга кушты. Башка егетләрне БМПга утырыга дип чакырам. Тик бересе дә юк. Алар һәлак булганнар икән дип кот очты. Үзем Зевсны калдыра алмыйм, кулын тотып утырам. Механикка кузгалдык әйдә дип кычкырдым.

Ярый, кузгалдык. Механик Малой медсанбатны эзләп табып, Зевсны табибларга тапшырдык. Иртәнгә барысының да исән-сау кайтып җитүләрен белдем. Егетләр безнең БМП артында булганнар, мотор тавышы аркасында Зевсның да, минем тавышны да ишетмәгәннәр. Барысының да исән калуларына куандык”

П.с.

Зевсның кулын медсанбатта коткарганнар. Аның икенче кулы да каты яраланган булган икән.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: