Малик абый белән беренче очрашуда ук аның уңган , белемле һәм тырыш кеше икәнен сиздерде. Түбән Сикияз авылында көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча республика семинарын уздырырга җыенабыз. Үткән гасырның сиксәненче еллары. Тирә-як мохитне тәртипкә китерү башланды, кунаклар көткәндә безнең янга бер ир килеп, сораша, кирәк булса ярдәм итәргә тәкъдим ясый. Баксаң, колхоз рәисе Уфага киткәндә, Габделмалик Габидуллинны үз урынына калдырып, әзерлек эшләренә күз- колак булырга кушып киткән. Хәстәрлек күреп, җаваплылык тоеп эшли торган кеше булды. Көн үтсенгә түгел, эш барсынга урам тулы эшчеләр, авылдашлары белән ихлас исәнләшеп, килеп туган проблемаларны хәл итәргә тырышып йөри. Ихтирамлы үз кеше ул монда.
Габделмалик Габдулла улы Түбән Сикияз авылында 1939нчы елның май аенда гади крестьяннар – Габдулла һәм Манзума гаиләсендә туган. 16 яшендә колхозда эшли башлаган. 1955нче елда тракторчы – машинист булып Балтач МТСында хезмәт юлын башлый. Кыр эшләре вакытында тракторлар колхозларга бүленә. Вакытлыча “Яңа юл” колхозына күчерелә. Монда килгәндә ул берничә һөнәр иясе була. Инде гаиләле кеше, тормыш иптәше Зөлфирә белән өч балага гомер бирәләр. Сүз уңаеннан: балалары Илүсә, Резеда, Марат үрнәкле тәрбия алып, югары уку йортларын тәмамлап, илебезгә тугры хезмәт итәләр, Марат әтисе юлыннан китеп, “Луч” шәхси хуҗалыгын җитәкли.
Техникага һәвәслеге Габделмаликның алдагы язмышын хәл итә. 1969нчы елга кадәр “ Сигнал” колхозында тракторчы булып эшли. Игенчелек тармагында алдынгы механизатор булып китә. Бу сүзләрне шул дәвердә бирелгән “ Мактаулы хезмәт өчен” медале турында указ дәлилли. Ул елларда күмәк хуҗалык белән талантлы җитәкче, оста оештыручы, булдыклы рәис Васвирахман Фатхелислам улы Акберов җитәкчелек итә. Ул үзенең командасында Габделмаликның да булуын хуп күрә. Хезмәт сөюче егетне VI бригада хуҗалыгына өлкән бригадир вазифасына билгелиләр. Юлсыз заман. Нинди эшкә кушсаң да җиренә җиткереп башкара ул. Шул елларда Тибелдә хуҗалыкның кирпеч заводы төзелә. Аны сафка бастыруда өлкән бригадир әйдәүче җитәкче буларак таныла. Бу вакыйгага бәһа биреп бетергесез. Ун ел эчендә башкарылган төзелеш объектлары“Сигнал” колхозында шушы завод продукциясе белән төзелде. Җитәкчелекнең алга карап эшләве яхшы нәтиҗәләр бирде. Габделмалик Түбән Сикияз белән Шәвъяды арасын күп таптый. Хуҗалыкта өлкән бригадир, эретеп ябыштыручы, терлекчелек буенча рәис урынбасары вазифасын башкара. Нинди эшкә тотынса да, кулы бара аның. Нәкъ шул вакытта читтән торып Башкортостан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында төпле белем ала. 1975нче елда аны “Сигнал” колхозының баш агрономы итеп тәгаенлиләр. Институтны тәмамлап, яңа вазифада игенчелек өлкәсендә эшне тамырыннан үзгәртә. Коллегалары белән бергә киңәшләшеп эшли, фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтә. Партия солдаты буларак, коммунистларга иң җаваплы участокларны тапшыра. Эшне чәчү әйләнешен төгәл үтәүдән башлый. Аның, 20 елдан артык вакыт үтсә дә, кайсы басуда ничәнче елда нинди культура чәчелүе турында мәгълүматлары сакланган. Чәчү әйләнешен төгәл үтәү нәтиҗәсендә “Сигнал “ колхозы тиз арада игенчелек буенча алдынгылар сафына керә. Бу вакыйга аның шәхси омтылышы, йөрәк кушуы буенча эшләү нәтиҗәсе. Биш дистә ел үтсә дә, күңелдә кала торган агроном нинди уй- хыяллар белән ничек яшәде икән соң дигән сорау туа? Габидуллин район күләмендә иң оста агроном, киңәшче һәм наставник булып таныла. Алынган ашлык күләме бермә-бер арта. Түбән Сикиязга тәҗрибә алырга киләләр. 1978 елның 25нче сентябрендә М. Г. Габидуллин Мәскәүдә СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе эшендә катнаша. Үзенең эшләренең нәтиҗәсен күрү аны яңа үрләр яулауга рухландыра. Район, республика күләмендәге төрле тармак эшчәнлеген өйрәнергә семинарлар үткәрелә. Игенчелек өлкәсендәге уңышлар малчылык үсешендә чагылыш таба. Алдынгы савучылар семинары 250дән артык савучыларны җыя.Озак еллар савучы булып эшләгән һөнәрмәннәр килә бирегә республиканың төрле почмагыннан. Бәйрәмне оештыручы – авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм КПССның Балтач районы комитеты. Максат: сыер саву осталары, аларның остазларын җыйды бәйге. Малчылык буенча эшләүче җитәкчеләр килгәннәр монда. Җәйләү тулы кунакларны ярыш шартлары белән таныштырдылар. Саву аппаратларын сүтеп кору буенча ярыш бик күркәм һәм кызыклы үтте. Бу эш сәфәрендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының Өлкә комитеты җитәкчесе Клара Габдрахмановна Төхвәтуллина чарага уңай бәя бирде. Семинарны хәзерләүчеләр, колхоз рәисләре, башлангыч партия оешма секретарьлары бәйрәмнән канәгатьлек белән таралыштылар. Беренче секретарьның шушы авылдан булуы да берникадәр йогынты ясагандыр, бәлки. Шулай да Акберов–Габидуллин, Фагамов– Габидуллин командалары эш процессына тамырдан үзгәреш кертергә алшарт булган дип фаразлау дөрес. Бердәмлек, бер-береңне аңлау, ишетә белү һәрвакыт уңышка китерә. Җир эрозиясенә каршы чаралар күрелә. 11 авылны берләштергән колхоз мелиорация эшләрен җәелдерә. 300 гектар сазлы җирдә корытылу эшләре башкарыла. Күпьеллык үлән басулары барлыкка килә. Маллар санын арттырырга мөмкинлек туа. Мондый күләмдә корытылу эшләре “Сигнал”да гына башкарыла.Чәчү мәйданнарына кышкы чорда, пар җирләренә җир-су кипкәч күпләп ашлама кертелә. Җирне ашласаң гына мул уңыш өмет ит. Югары, беренче сортлы орлыклар чәчелә басуларга. Моңа Түбән Сикияз агрономы тиешле игътибар бирә. ”Басуларга сыйфатсыз орлыклар чәчеп җирне алдамагыз!” Бу сүзләр Габделмалик Габидуллинның чыгышыннан алынды. Олы буын агрономнары остазларының киңәшләрен хәтерлиләр әле. Эшләгәч, сүз тидерерлек булмасын.
Габделмалик фән белгечләре белән тыгыз элемтәдә торды. Ул эшләгән елларда “Сигнал” колхозы җирлегендә Башкортстан академиясенең һәм биология гыйльми институтының фәнни экспедициясе эшләде. Алар Габидуллинның инициативасы нигезендә үткәрелде. Агрономны бер генә сорау борчый: соры урман туфрагында югары уңышны ничек алырга? Басулардан алынган туфракның үзенчәлеге өйрәнелде, бу темага язылган берничә мәкалә нәшрияттә басылып чыкты. Менә шул елларда район игенчеләре Габидуллинга игенчелек хезмәте академигы дип ихтирам белән эндәшәләр. Аларның практик файдасы сизелерлек булды.Фәнни эзләнүләр елда диярлек дәвам итте. Ниһаять, Габделмалик Габдулла улының хезмәте тиешле югарылыкта бәһалана. Ул БАССР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Бу награда Башкортстанның иң югары стасуслы бүләге. Күпкә соңга калып булсада,1998нчы елда ”Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исемгә лаек була. Олуг җанлы Габделмалик Габидуллин тантаналы шартларда 2005нчы елда “Балтач районының мактаулы гражданины” дип игълан ителә. Пенсиягә чыккач та Габидуллин хезмәтен дәвам итә. Оныкачы, рәссам Светлана һөнәри белем алганда “Зур әтием портреты” картинасын иҗат итә. Бу аның диплом эше. Ул Уфа сәнгать училищесының залында урын алган. Художник җир кешесенең психологик кичерешләрен, уңышның нигезе тырыш хезмәт икәнен буяулар ярдәмендә ача алган. Авыл агрономы образына аның иң гүзәл сыйфатлары: сабырлык, салмак тыйнаклык, уңганлыгы салынган. Күзләрендә таләпчәнлек, сынаулы караш. Боларның барысын да берьюлы күрә белергә генә кирәк. Картина – үзе бер шедевр. Картәти хезмәтенә мәдхия. Дөрес тәрбия үзенең җимешләрен иртә бирә шул. Гомумән, Габделмалик Габдулла улы үрнәкле гаилә башлыгы иде, шуңа да дөрес тәрбия шәҗәрә дәвамында чагылыш таба. Күп еллардан соң, кызы Илүсә болай дип язды: “Мин туган җиргә ихтирам белән сакчыл караган гаиләдә туып үстем. Авыл кешеләре генә җирнең нинди зур байлык икәнен тулысынча аңлыйлар...мин җир серләрен яхшы белгән зур әтиемә сокланып үстем”.
Йокысыз төннәр, урындагы туфракта югары уңыш бирә торган орлыклар куллану, “Сигнал”лылар мул тормышта яшәсен өчен хезмәт фронтында туктаусыз көрәшнең азагы шулайрак тәмамлана. Авылдашларының, коллегаларының ихтирамын яулаган , чын мәгънәсендәге игенче 2008нче елның июль аенда-җәйнең иң матур көнендә арабыздан китте. Халык легендар агрономын онытмый. Коммунист Габидуллинның тырыш хезмәте оныкларының, хезмәттәшләренең күңелендә онытылмаслык эз калдырды.
Xанис Хаҗимов.