“Кияүгә чыгарга теләүче кызларга 15 киңәш” дигән язмадан.
* билгеләнгән вакыттан бер сәгатькә соңарып килгән кешегә;
* күңел ачар өчен иптәш эзләүчегә;
* хайваннарга карата тупас кылана һәм табигатьне яратмый торганга;
* үтә дә кәттә киенүчегә яки, киресенчә, пөхтә итеп киенә белмәгәнгә;
* бер тапкыр булса да ялганлаганын тотсаң;
* үзенең бизәнү әйберләре: балдаклары, брелоклары һ.б. әйберләре белән мактанырга ярата торганга;
* яшәренә акча җитмәүдән зарланучыга ( өйләнә калса, аннан ничек яшәргә җыенуы турында сора);
* астыртын һәм күзләргә туры карамый торганга;
* башкалардан көләргә яратучыга (алга таба ул синнән дә көләчәк);
* театрдагы кебек матур сүзләр белән сөйләшсә. Исеңдә тот: мөгаен, ул “сүздә генә геройдыр”, шул ук вакытта назлы сүз әйтми торган кешене дә үзеңә ир итеп алма – андый кеше алга таба тупас булачак; шулай ук синең яхшы якларыңны кабартып күрсәтеп хатлар яза торган кешедән дә саклан;
* әтиеңнең байлыгы белән кызыксына торганга;
* синең яки үзенең әти-әнисенә карата ихтирамсыз булганга;
* тормышта билгеле бер максаты булмаганга яки үз эшенә бирелеп эшләмәүчегә;
* читтә башка кызлар белән мөнәсәбәтләре булганга һәм сиңа гына тугры булуында ышанычың булмаса, аңа кияүгә чыкма.
* аеруча исеңдә тот: исереккә кияүгә чыкма!
Чыганак