Мата авылы халкы, бердәм булып, кирәк-яраклар җыйдылар. Мобилизацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю мәчет бинасында оештырылды. Егетләрнең исән-сау туган якларына кайтуларын, дөньялар тыныч булуын теләп, кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр. Авыл мәчете исеменнән беренче ярдәм күрсәтү әйберләре алынды. Алдагы көннәрдә дә бу эш дәвам итәчәк.
- Мондый изге эштән читтә калып булмый инде. Иң мөһиме, авылдашларыбызның, райондашларыбызның исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Бу эшебезне туктатмыйбыз, шулай ярдәм итеп торырга тырышырбыз, - ди авыл халкы.