Бу үзенчәлекле көнне әтигә сюрприз ясарга, аңа рәхмәт әйтергә һәм җылы теләкләр әйтергә омтылды балалар. Әлбәттә, әтиләрне бүләксез калдырырга ярамый . Яраткан әтиегез өчен бүләк махсус булырга тиеш – димәк, үз кулың белән. Әлеге күркәм бәйрәм алдыннан китапханәче мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Әтигә открытка»дигән мастер-класс уздырылды. Балалар үз куллары белән открыткалар ясадылар һәм әтиләре өчен иң яхшы теләкләр яздылар. Һәр баланың открыткасы якты, төсле, кабатланмас булып чыкты. Әтиләр, әлбәттә, балаларының тырышлыгын һәм игътибарын лаеклы бәяләрлек. Һәр эшкә күңел җылысы өстәлгән бит