Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2022, 21:50

Матада шахмат-шашка ярышлары узды

Бүген, 15 октябрьдә, әтиләр көне уңаеннан Мата авыл клубында “Шахмат-шашка– сәләтлеләр уены” дигән чара үтте.

Матада шахмат-шашка ярышлары узды
Матада шахмат-шашка ярышлары узды

Бүген, 15 октябрьдә, әтиләр көне уңаеннан  Мата авыл клубында “Шахмат-шашка– сәләтлеләр уены” дигән чара үтте.

Әлеге бәйгедә балалар һәм олылар бик теләп катнаштылар. Интеллектуаль осталыклары һәм яхшы фикерләү сәләтләре ярдәмендә үз көндәшләре белән көч сынашып, шахмат уенының төрле булуын һәм беренче карашудан ук күренгәнчә җиңел булмавын күрсәттеләр.

Беренче булып бәйгене балалар төркеме башлады. Алар уенга җитди мөнәсәбәт, ясыйсы адымын алдан күрә белүләре белән куандырдылар. Һәр партия уникаль һәм уенның нәтиҗәсе көндәшләрнең осталыгына бәйле. Дулкынлануларны, кичерешләрне үтеп Вәлиев Азамат һәм Вәлиева Алсу җиңүче булып чыктылар.

Өлкәннәр арасында ярыш киеренке барды. Чөнки уенчыларның барысы да оста уйный. Әмма Фәрит Солтановка тиңнәр булмады. 2нче урынны - Мансур Абхаликов, 3нче урынны Фәлгәт Гәрифуллин һәм Вадик Бариевлар яуладылар.

-Ярышларны көтеп алабыз. Үзе бер бәйрәм бит ул. Җиңсәк тә, җиңелсәк тә күтәренке күңел белән кайтабыз. Шулай бергә җыелып, рәхәтләнеп аралашуларга ни җитә?”, - ди Фәрит Солтанов.

Бәйге ахырында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шундый ямьле һәм күңелле чаралар үткәрүче, Мата авылы клубы мөдире Эльвера Солтановага авылдашлары чиксез рәхмәтле.

Матада шахмат-шашка ярышлары узды
Матада шахмат-шашка ярышлары узды
Матада шахмат-шашка ярышлары узды
Автор:
Читайте нас: