Республика көне алдыннан лаеклыларга дәүләт наградалары тапшырылды. Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, туфракчылык өлкәсендә шактый фәнни ачышлар ясаган якташыбыз Фәнгать Хәмәт улы "Ватан алдындагы күрсәткән хезмәтләр өчен" II дәрәҗә орденының медале белән билгеләнде.
Якташыбызны олы казанышы белән тәбриклибез. Исән- сау, шатлыкта озын гомер итәргә язсын.