Көз - үзенчә матур һәм сөйкемле. Ул күңелгә юмартлык, йөрәккә — кеше аралашуыннан җылылык алып килә, тормышка кабатланмас матурлык кертә!Имән авыл клубында «Көзге ишегалдында булсын»дигән уен программасы үткәрелде. Бала-чага уеннарда үзен күрсәтте, ярыштылар, күңел ачтылар.