"Көзге муллык" ярминкәләрен халык көтеп ала. Билгеле, кием-салым сезонына карата кирәк булырга мөмкин. Бу ел уңышы мул булганнар үзләреннән арткан яшелчә-җимешләрен дә сәүдә итүләре күренә. Яшелчә-җимеш, азык-төлек, бал мулдан. Кош-корт тәкъдим итүчеләр дә бар. Бигрәк тә җимеш агачлары үсентеләре, роза, гортензия, хризантема кебек чәчәкләрне сайлап алырга мөмкин иде. "Көзге муллык" ярминкәсенең исеменә җисеме туры килә.