Район мәдәният сарае хезмәткәрләре Бөтендөнья башкортлары корылтае һәм Башкортстан Республикасының хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлеге игълан иткән “Йөрәк җылысы” акциясенә кушылдылар.
Барысына да зур рәхмәт. Егетләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышыйк. Акциядә катнашырга теләгән һәркем кирәк-яракларны Иске Балтач авылы, Совет урамы, 29 адресы буенча тапшыра ала.